Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ӘЙ, КЕМНӘР ЧИРАТСЫЗ КЕРӘ?

Күбебезнең Интернетта актарынганы, һичшик­сез, бар: теләсә кайсы ведомство, министрлык яки муниципаль районнарның сайтларына кереп карагыз, аларда, “Коррупциягә каршы тору” бүлеге күрерсез һәм программалар, төрле белеш­мәләр, карарлар белән танышырсыз.

Шулай ук муниципаль хезмәткәр­ләр­нең керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләре белән дә кызыксынырга була. Андый теләк-омтылыш булса, әлбәттә. Чөнки ришвәтчелекнең бик борынгы икәнлеген бары­быз да белә һәм бу күренеш белән нигездә киле­шеп диярлек яши. Әйтик, 2018 елда Татарс­танда коррупциянең торышы турында җыелма хи­саптан күренгәнчә, ришвәтчелек вәзгыятенә тарыганнарның 89,2 проценты бу хакта беркая да хәбәр итми икән. Гражданлык позициябез шундый. Шуңа күрә ришвәтчелекнең тамырын корыту турында хыялланырга иртәрәк. Әйтик, 2018 елда республикада коррупция юнәлешендәге 832 җинаять теркәлгән, килгән зыян 782,3 миллион сум тәшкил иткән. Аерым алганда, ришвәт бирү һәм моңа булышлык итү очраклары 58,9 процентка, бюджет акчаларыннан максатчан файдаланмау очраклары ике тапкыр арткан. Хезмәт урыныннан файдаланганда вәкаләтләрне арттырып җибәрүнең 91 очрагы теркәлгән. Икътисад тармаклары буенча алсаң, күчемсез дәүләт милке белән эш итү өлкәсендә коррупция характерындагы – 154, мәгарифтә – 127, сәламәтлек сак­лау системасында 23 җинаять ачылган...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев