Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа елга – фатир ачкычлары (+видео)

Яңа ел алдыннан Сабада куанычлы вакыйга булды:Тынычлык урамында төзелгән өч катлы йортның булачак хуҗаларына фатир ачкычлары тапшырылды.

Тантанада  район җитәкчелеге, төзү оешмасы вәкилләре, һәм, әлбәттә инде,  фатир алучылар катнашты. Шуларның өчесе – Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары. Район башлыгы Рәис Миңнеханов, аларны, шулай ук ”Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” федераль максатчан программасында катнашучыларны,  социаль ипотека килешүе нигезендә  фатир алучыларны  күңелле вакыйга белән котлап, үз куышың булуның кеше тормышы иң  мөһим мәсьәлә булуын билгеләп  үтте, булганның игелеген  күрергә чакырды, төзелешне кыска срокта сыйфат белән  башкарган “Ак таш” җәмгыятенә рәхмәт сүзләре  җиткерде. Беренче  фатир ачкычы 93 яшьлек  Рәйсә Әхмәтҗановага тапшырылды. Аның ире Малик – авыр сугыш елларында Мәскәүне һава һөҗүменнән саклаган, 1945 елда Җиңү  парадында  катнашкан ветеран. 1951 елда гаилә  корып, җиде бала үстерәләр. Малик Әхмәтҗанов 1999 елда вафат була. Сугыш чорының мохтаҗлыкларын күп күргән, дүрт баласын соңгы  юлга озаткан Рәйсә  әби бу  көндә хәсрәтләрен онытып торырлык куаныч  кичерүен  белдерде. Социаль ипотикага 3 бүлмәле  фатир алган Ләйсән һәм Ленар Шәмсетдиновлар  да торак шартларының яхшыруы  куанычын журналистлар белән теләп  уртаклаштылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев