Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа эш фронты - июльдә

“Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы быел республика әһәмиятендәге юлларда беренче күләмле эшне Сатыш-Бигәнәй- Мамалай-“Мамадыш-Теләче” участогында башлады.

Ремонт участогында Илнар Шәфигуллин бригадасыннан 16 кеше, 10га якын техника эшләде. “Барысы 1,6 километрга асфальт җәелә, аннары Түбән Шытсу авылына керү юлына күчәбез. Ул участокта 800 метр озыклыкта асфальт яңарту каралган”,– дип аңлатты мастер. Хәзер бригада Сабаны көнбатыштан урап узу юлындагы (“777” кибетенә таба) асфальт җәеп яңартасы участокта эш алып баруга күчте.

Бу көннәрдә махсус сары киемдәге юл төзүчеләрне район юлларында еш күрәсең. Нияз Гәрәев бригадасы Лесхоз юлында барьерлар яңартса, Азат Вахитов егетләре, юл төзүчеләр телендә әйткәндә асфальтта хасил булган ярыкларга санация ясый, Илнур Сабуров бригадасы – павильоннарны төзекләндерү, Фәргать Галәвин бригадасы юл билгеләре, тумбалар урнаштыру белән шөгыльләнә. Июнь ахырында филиал өчен яңа эш фронты ачылуы көтелә.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев