Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа кагыйдәләр буенча

Өченчекөн спорт комплексында “Саба таңнары” газетасы призына көрәш бәйгесе булды.

Бил алышырга 11 тулы һәм берничә тулы  булмаган  командадан 98 ир-егет килде. Катнашучыларны башкарма­  комитет җитәкчесе Марат Иш­ниязов сәламләде, Конс­ти­туция кабул ителгән  көн бе­лән котлады, көрәшчеләрне тра­дицион турнирларын  ма­­тур алымнар күрсәтеп, имгә­нүләрсез үткәрүләрен теләде.

Быелгы  ярышта яңалыклар да байтак  иде. Алары белән турнирны  алып баручы  Рә­шит Кәримов таныштырды.­   Бе­ренчедән, барысы да билбауны баштан ук бәйләп ке­нә көрәштеләр. Һәм  яңа ка­гый­дәләргә буйсынырга туры килде. Әйтик, аркаңа яткан өчен өченче кисәтү аласың икән – син оттыручы. Яңа кагыйдәләрне сөйләп аңлатып кына  калмадылар, яңача   кө­рәш  алымнарын яшь егетләр ке­ләмдә күрсәттеләр. Мондый  очракта икесе дә призер булырга тиешле парның  жирәбә буенча беренче әйләнешкә туры  килүе  бигрәк  үкенечле була. Берсе,  ягъни башкалардан  көчлерәге төшеп калачак бит. Шуңа күрә быел беренче әйләнештә оттыручыга да икенче тапкыр келәмгә чыгарга мөмкинлек бирелде. Шуннан файдаланып ярымфиналга кадәр барып җитүчеләр дә булды...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев