Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа Мичән авылында яшәүче Миннебаева Мөсәвәрә Төхвәтулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Юбилярны Россия Президенты Владимир Путин һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов исеменнән Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат, Мичән авыл җирлеге сәркатибе Мөбарәкова И.А., “Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Мичән» бүлекчәсенең баш хисапчысы Хәйруллина Р.Н. котладылар.

Миннебаева Мөсәвәрә Төхбәтулла кызы 1932 елның 10 мартында Яңа Мичән авылының Төхвәтулла һәм Сәүдә гаиләсендә уртанчы бала булып туган. Яңа Мичән мәктәбендә 7А сыйныфында укыган. Ул вакытта укулар бик кыен булган,чөнки өй эшләрен эшләргә кәгазь, китаплар салырга сумкалар да булмаган. Сугыш еллары бик авыр булган. Хәзер аның шул вакытларны исенә дә төшерәсе килми, әтисе сугышка барган һәм ул үзе генә әнисе белән калган.

Авыр тормыштан Кемерово якларына чыгып китәләр, өч ел торып кайткач, яңадан колхозда эшләгән.

1957 елда кияүгә чыккан. Аларның 4 балалары туа. Улы Сәфәргали бүгенгесе көндә үзенең гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши. Улы Фирдинад 2005 елда вафат була. Кызы Фирәүзә бүгенгесе көндә үзенең гаиләсе белән Йошкар-Ола шәһәрендә яши. Кызы Фирсинә 1966 елгы, бүгенгесе көндә Яңа Мичән авылында яши.

Бүгенге көндә Яңа Мичән авылында кызы Фирсинә тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә. 4 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Балаларына, оныкларына хәер-догаларын теләп, Аллахка шөкер итеп яши.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев