15 март 2022 яңалыклары
-
16 мартка һава торышы
16 мартта Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -14..-19˚, аязганда -23˚, көндез -5..-10˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Тимершыкта "Җырлыйк әле" шоу-проекты узды
11 март көнне Тимершык мәдәният йортында "Җырлыйк әле" шоу-проекты булып узды. Анда социаль яклау һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмасы хезмәткәрләре концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
-
31 мартка кадәр Татарстан укучылары Финанс грамоталылыгы һәм эшкуарлык буенча олимпиадада катнаша ала
1-9 сыйныф укучылары өчен бөтенроссия онлайн-олимпиадасы Учи.ру платформасында уза. Анда 31 мартка кадәр бушлай катнашырга мөмкин.
-
Гыйнвар аена өстәмә түләнде
РФ Пенсия фондының районара бүлеге эшләмәүче пенсионерларга март ае өчен пенсия индексация үткәргәннән соң билгеләнгән күләмдә 8,6 процентка артып күчерелүен искә төшерә. Хәзер пенсионерлар ай саен әлеге күләмдәге пенсияне алачак.
-
Олы Арташ авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән Нәүрүз бәйрәменә бүләкләр җыю оештырдылар
Бүләк җыю Нәүрүз алдыннан оештырылган күптәнге традиция. Балалар иң изге теләкләр белән һәр ишегалдына керделәр, хуҗаларны сәламләделәр, 20 мартта авыл мәдәният йортында узачак бәйрәмгә чакырдылар. Өлкән буын, киләчәккә фатиха биреп, изге теләктә калдылар.
-
Соңгы көннәрдә бәяләр арткан товарлар һәм азык-төлек продукциясе билгеле
ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров мондый вазгыять Идел бук округының барлык төбәкләрендә күзәтелгәнен искәртте.
-
Саф һава - сәламәтлек нигезе
Узган атнада редакция коллективы белән “Ямьле Саба” яр буенда чаңгы шудык.
-
Татарстан халкын азык-төлек җыеп, шау-шу тудырмаска өндиләр
«Ихтыяҗ зур булган шикәр комы, он, көнбагыш мае запаслары кимендә ике айга җитәрлек», — диде Марат Җәббаров.
-
Хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча чемпионаты дәвам итә
Кичә МБУ "Спорт комплексы"нда хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты чираттагы уеннары булып узды.
-
Рамазан ае башлану вакыты, гает көне, фидия һәм фитыр сәдакалары күләме билгеләнде
1 апрельдә ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укыла, 2 апрель (шимбә) — уразаның беренче көне. 30 апрельдә — соңгы тәравих намазы, 1 майда (якшәмбе) — уразаның соңгы көне, 2 майда — Ураза бәйрәме.
-
Яңа Мичән авылында яшәүче Миннебаева Мөсәвәрә Төхвәтулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Юбилярны Россия Президенты Владимир Путин һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов исеменнән Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат, Мичән авыл җирлеге сәркатибе Мөбарәкова И.А., “Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Мичән» бүлекчәсенең баш хисапчысы Хәйруллина Р.Н. котладылар.
-
Килдебәктә “Хатын-кыз язучы, укучы йөрәгенә” дигән түгәрәк өстәл узды
Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, “Ак калфак” хатын-кызлар клубы әгъзалары өчен “Хатын-кыз язучы, укучы йөрәгенә” дигән түгәрәк өстәл янында чара үткәрделәр.