Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Килдебәктә “Хатын-кыз язучы, укучы йөрәгенә” дигән түгәрәк өстәл узды

Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, “Ак калфак” хатын-кызлар клубы әгъзалары өчен “Хатын-кыз язучы, укучы йөрәгенә” дигән түгәрәк өстәл янында чара үткәрделәр.

Китапханәгә кайткан яңа китаплар, язучылар, укучылар турында әңгәмә корып, укучы күңеленә туры килердәй яңа китаплар китапханәгә күбрәк кайтсын иде дигән уртак фикердә булуларын әйттеләр. 

Чараның икенче өлеше чәй өстәле янында дәвам итте, клуб әгъзаларын бәйрәм белән котлап җыр, шигырь юллары яңгырады.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев