Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гыйнвар аена өстәмә түләнде

РФ Пенсия фондының районара бүлеге эшләмәүче пенсионерларга март ае өчен пенсия индексация үткәргәннән соң билгеләнгән күләмдә 8,6 процентка артып күчерелүен искә төшерә. Хәзер пенсионерлар ай саен әлеге күләмдәге пенсияне алачак.

Февральдә пенсионерлар 8,6 процентка индексацияләнгән гыйнвар ае өчен өстәмә алганлыктан, бу айда түләүләр зуррак сумма тәшкил иткән. Март аенда пенсия гыйнвар өстәмәсеннән башка күчерелгән. Исегезгә төшерәбез, индексация ике этапта узды. Башта 1 гыйнвардан пенсияләр 5,9 процентка артты, ә 1 февральдән, Россия Президенты йөкләмәсе буенча, Федераль закон нигезендә, өстәмә рәвештә 8,6 процентка индексацияләнде.

Индексациядән соң билгеләнгән пенсиягезнең төгәл күләмен Пенсия фонды сайтында яки «Дәүләт хезмәтләре» порталында белергә мөмкин. Моның өчен «Билгеләнгән пенсия һәм социаль түләүләр турында белешмә» электрон сервисын активлаштырырга кирәк. Белешмә реаль вакыт режимында берничә секунд эчендә формалаша. Ул юридик көчкә ия, чөнки көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган. Теләгән очракта белешмәне бастырып чыгарырга була.

Һәр пенсионерның өстәмәләре индексациядән соң индивидуаль һәм ала торган пенсия күләменә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев