Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ялан кырда - уникаль төзелеш

“Саба” сәнәгать паркы эшмәкәрлеккә яңа мөмкинлекләр ача. Әле узган елның җәендә бу урында иген кыры иде. Июль аенда рәсми визит белән Сабага килгән Татарстан Республикасы икътисад министры да район, төзү оешмасы җитәкчеләре белән әлеге мәйданчыкта башланачак эшләр турында аскуймага беркетелгән макет-эскизга карап кына сөйләштеләр.

undefined

Бу бинага “БиЭйчБи систем” компаниясе урнашачак

Булачак Саба сәнәгать  паркы мәйданчыгында  июль-сентябрь айларында юл-бетон эшләрен башкару, объектның “юл картасы”н әзерләү бурычы куелды. Төзелеш подрядчысы – “Ак Таш” җәмгыяте җитәкчесе Газинур Әхмәтов бу мәсьәләдә проблемалар булмаячагы турында белдерде. Шуннан соң биредә кыска вакыт эчендә төзүчеләр, образлы  әйткәндә, тау  күчерделәр. Инде андагы үзгәрешләр белән  газета  укучыларны да таныштыру бик  тәҗел һәм вакытлы булыр. Чөнки сабалыларның,  бигрәк тә  яшьләрнең тормыш планнары белән бәйле мәсьәлә – эш  урыннары  һәм  һөнәрләр сайлау турында    сүз  бара.

«Саба» сәнәгать паркы төзү карары 2018 елда Саба муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан кабул ителде. Төп максаты -  районда урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү, яңа эш урыннары булдыру, яңа инвестицион проектлар эшләү,– диде паркның  идарәче  компаниясе  директоры  Илшат  Хуҗин.– 2019 елда мәйданчыкта 60 гектар мәйданда төзү-коммуникация эшләре башкарылды. Финанс чыгымнары  өч  урында  3548 квад­рат метрлы сәнәгать бинасы  коруга, 8280  метр электр, 3300 метр элемтә, 5958  метр су линиясе, 3730 метр газ  үткәрүгә, юлларны, территорияне  асфальтлауга тотылды. Шулай ук территория койма белән әйләндереп  алынды,  автомобиль транспорты өчен  җиңел һәм йөк машиналары кую урыны, контроль үткәрү пункты булдырылды. Заманча  сәнәгать паркын эшләп  чыгуда без республика  җитәкчеләренең, икътисад министрылыгының зур ярдәмен тойдык Моның  өчен паркның булачак хуҗалары республика,  министрлык, район җитәкчеләренә рәхмәтле”.

Илнур Котдусов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары:

–Без инвесторларны җәлеп итү өчен отышлырак шартлар булдырырга тырышабыз. Сәнәгать паркы заманча, күпфункцияле технологик комплекс булып өлгерергә тиеш. Аның эшчәнлеге эшмәкәрлекнең кече һәм урта формаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Иң мөһиме, сәнәгать паркы безнең районыбызда югары технологияле өстәмә эш урыннары булдыруга ярдәм итәчәк һәм бюджетның салым керемнәрен арттырачак.

 

Чыннан да, төзелешкә  бирелгән 401,4 миллион сум – бик зур сумма. Рәхмәт әйтерлек. Акчаның 250 миллионын  “Кече, урта эшмәкәрлек һәм аны үстерү” милли  проекты буенча РФ Икътисадый үсеш министрлыгы бүлеп биргән. Тагын 58,64 миллионы – “Татарстан Республикасында 2018-2021 елларга кече, урта эшмәкәрлек үсеше” программасы буенча  республика, 77,2 миллионы шәхси инвесторлар тарафыннан бирелгән.

Хәзерге   көндә  сәнәгать паркында 3 резидент эш алып бара. Шәхси эшмәкәрләр Алмаз Аубакиров –   корпуслы җиһазлар, серияле мебель, Илнар Нәбиуллин – төзелеш материаллары, “РРПласт” оеш­масы композит материаллар җитештерә. Аларда 43 кеше эш­ли. 2024 елга сәнәгать паркы территориясендә 22 резидент  511 эш урыны булдырыр  дип көтелә. Менә кайда кирәк булачак  ул эшче куллар. Инде апрель-май  айларында “БиЭйчБи систем” компаниясе 1296 квадрат метрлы бинада  вентиляция жиһазлары эшләүгә  күчәргә әзер. Бу,  тулы циклга чыкканда, 50 кешегә эш урыны дигән   сүз. Быел июнь аенда “Саба” җәмгыяте биредә, 15 кешегә  эш  урыны тәкъдим итеп, 10 мең мөгезле эре терлеккә исәпләнгән терлек азыгы үзәге эшләтеп җибәрергә дә җыена.

Илшат Хуҗин быел  сәнәгать биналарын үзләре төзү өчен җир кишәрлекләре алырга теләүче оешмаларны һәм шәхси эшмәкәрләрне дә  санап  чыкты.  Резидентларны җәлеп итү өчен кулай шартлар, ташламалар да каралган:  төзелештән җир  кишәрлекләрен түбән бәя белән сатып алу: бушлай аренда; электр энергиясе буенча ташламалы тариф; ут, су, газ ресурсларына бушлай тоташтыру һ.б.

Шулай ук 2020 елда сәнәгать паркының 2нче чиратын тормышка ашыру өчен проект  эшләү башланды. Ягъни  10 гектар мәйданда Агропарк бинасы һәм азык-төлек эшкәртү кластеры булдыру күздә тотыла. Бүгенге көндә резидентлар файдалана ала торган программалар да шактый. “Үзенең бизнесын булдырырга курыкмыйча зур эшкә тотынучыларны чакырып калабыз, консультацияләр өчен ишекләр ачык”,– ди директор.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев