Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Янгын куркынычсызлыгы. Уттан саклан” атналыгы

Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә балаларны иҗади эшчәнлеккә тарту, янгын шартларында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм ныгыту, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын күздә тотып МБМБУ Саба 1 нче «Шатлык» балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелде.

Атна дәвамында бакчабызда тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге янгын куркынычсызлыгы темалары буенча алып барылды. Рольле, дидактик, модельләштерү, сәхнәләштерү уеннарына зур игътибар бирелде. Тәрбиячеләр балаларның беренчел янгын сүндерү чаралары турында белемнәрен ныгыту максатында  балалар бакчасының янгын куркынычсызлыгы почмагына экскурсия үткәрделәр, балаларга янгын сүндерү чараларын күрсәттеләр, аларның билгеләнешен аңлаттылар. Янгын куркынычсызлыгына бәйле әдәби әсәрләр укылды,  мультфильмнар күрсәтелде.  Балалар персонажлар мисалында үз-үзләрен һәм гамәлләрен анализлап, янгын килеп чыккан очракта үзләрен ничек тотачаклары турында аңлаттылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев