Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ярминкәләр башлана

Казанда һәм районнарда 14 сентябрьдән көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре рәсми рәвештә башланды.

Сабалылар өчен  көзге ярминкәләр 18 сентябрьдә – Сабада һәм 19 сентябрьдә Шәмәрдәндә үткәреләчәк. Бу көнне авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре,  фермерлар, сәүдә оешмалары үзләре җитештергән товарларны, эшләнмәләрне, продукцияләрен киң ассортиментта тәкъдим итәчәкләр. Ярминкә учреждениеләрдә эш  сәгате тәмамланыр  алдыннан – кичке 17 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез. Алдагы шимбәдә районыбыз хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башкала халкына да көзге муллыктан сәүдә хезмәте  күрсәтергә әзерләнә. 

Фото: архив/Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев