Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшь каләмчеләр – бездә кунакта

Мәктәп укучылары арасында яшь каләм ияләрен барлау, аларны ачыклау максатыннан «Каурый каләм» иҗат бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйгегә юлланган язмаларның иң уңышлы дип табылганнары газетабыз битләрендә һәм сайтыбызда да урнаштырылып барыла. Әлеге бәйге кысаларында яшь иҗатчылар белән якыннан аралашу, тыгыз элемтә булдыру, аларның фикер-тәкъдимнәрен тыңлау максатыннан редакциябездә очрашулар да оештырыла. Узган җомгада Лесхоз, Иске Икшермә кадет-интернаты, Килдебәк, Завод Нырты, Иштуган мәктәпләре укучылары һәм укытучылары газетабызның эшчәнлеге белән таныштылар.

undefined

«Сезне – яшь каләм ияләрен редакциябездә күрүебезгә бик шатбыз. Кулыгызга каләм алгансыз, азмы-күпме язасыз икән, бу сәләтегезне сүрелдермәгез. Барыгыз да журналистлар булып китмәсәгез дә, язуны хобби буларак үстерергә кирәк. Алдагы тормышларын җурналистика белән бәйләргә теләүчеләргә без бик шат, булдыра алганча ярдәм итәргә тырышабыз», – дип очрашуның максаты белән таныштырды «Саба таңнары» газетасының баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов. Укучылар иң элек 90 еллык тарихы булган «Саба таңнары» газетасының музеенда булып, район елъязмасының үткән сәхифәләре белән таныштылар (фотода). Музейда кадерле экспонатларның берсе булып сакланучы 1931 елда латин графикасында нәшер ителгән «Колхоз байрагы» газетасы укучыларда зур кызыксыну уятты. Шулай ук 1941 елның 22 июнендә – сугыш башланган көнне Теләчедә басылган «Сталинчы» газетасы саклануы да истәлекле ядкарьләрнең берсе. Музейда шулай ук элек редакция типографиясендә газетаны чыгаруда кулланылган әсбаплар, кул хезмәте белән җыелган хәрефләр тупланмасы, кыскасы, бар да бүгенге көндә кыйммәтле экспонатлар буларак сакланалар. Махсус әзерләнгән презентация аша укучылар журналистика эшенең үзенчәлекләре, төп бурычлары, газетаны әзерләүдәге бүгенге көннең төп таләпләре, гомумән, газета эшчәнлеге белән танышып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. «Журналистлар алып кайткан мәгълүматларның, бигрәк тә саннарның дөреслеге редактор буларак сезнең тарафтан тагын бер кат тикшереләме, әллә газетага шул көе генә урнаштырыламы?», – дигән сорауга Рөстәм Исмәгыйлов мисаллар аша аңлатып җавап бирде. «Газетада урын алганчы һәрбер материал кат-кат укыла. Җурналист язган гына түгел, хәтта һәрбер укучы хатының да дөреслеккә туры килүкилмәве җентекләп тикшерелә. Аңлашылмаучанлыклар чыкканда авторлар белән элемтәгә керелә. Каләм белән язганны кылыч белән дә боза алмассың, дигән гыйбарә хезмәтебездә төп таяныч», – дип ачыклык кертте мөхәррир. Үзенең 40 елдан артык гомерен район матбугатын үстерүгә багышланган Фәнил Мәүлетов укучылар белән күпьеллык эштәҗрибәсен бүлеште. «Миңа бүгенге очрашу бик ошады. Үзем өчен бик күп яңалыклар алдым. Күңелемә дә журналист булу уен салып куйдым, әлеге һөнәр белән кызыксынуым артты», – ди Завод Нырты мәктәбеннән Энже Әхмәтшина. Килдебәк урта мәктәбенең татар теле укытучысы Нияз Әскәров та бик күп мәгълүматлар алуын, мәктәптәге башка укучыларны да музей эшчәнлеге белән таныштыру кирәк дигән фикердә калуын әйтте. Әлбәттә, укучылар күңелендә азмы-күпме кызыксынучанлык уята алганбыз икән, куйган максатыбызга күпмедер ирешкәнбез дигән сүз. Яшь алмашлар, талантлы яшьләр үсүенә ихластан шатланып, редакциябездә алга таба да укучыларны көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев