26 май 2021 яңалыклары
-
“Яшел урак”ка техника әзерме?
Әлеге мәсьәлә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә.
-
Үз төбәген ямьләргә туган
26 май – Россия эшмәкәре көне.
-
27 майга һава торышы
27 майда Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка күчүчән уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +4..+9˚, көндез +19..+24 градус булачак.
-
Терлекләр тук булсынга
Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына грантлар бирү конкурсының узган елгы җиңүчеләре арасында Сабаның “Иген” авыл хуҗалыгы эшкәртү кулланучылар кооперативы да бар. Хөкүмәт биргән ярдәмнән предприятие ничек файдаланган, бүгенге көндә оешма ничек яши? Бу хакта кооператив җитәкчесе Зөлфәт Зариповтан сораштык.
-
Башкортстандагы «Әр-Рәхим» мәчете ачылышында беренче азанны Элвин Грей әйтәчәк
Бу традицион исламга лаеклы бүләк һәм республикабызның яңа истәлекле урыны булачак, дип яза Радик Юльякшин социаль челтәрләрдә.
-
Лесхозда укучыларның техник иҗат фестивале узды
Фоторепортаж.
-
Чаллыда 14 яшьлек кыз җиденче каттагы тәрәзәдән егылып төшеп үлгән
Бу хәл бүген шәһәрнең Мәләкәс аръягы бистәсендә булган.
-
"Чын дуслык - зур байлык" концерты
Кичә Шекше мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән "Чын дуслык - зур байлык" исеме астында концерт үтте. Укучылар әти-әниләргә өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр. Концерт программасы укучыларның 2020-2021 нче уку елындагы уңышларын яктыртып алып барылды. Афәрин!
-
Эшмәкәрләр хокуклары яклансын өчен
Әлеге мәсьәлә белән районыбызда махсус билгеләнгән зат – ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый вәкиле шәгыльләнә. Бу вазыйфага күптән түгел Саба эшмәкәре Алим Фиргать улы Галимуллин сайланды.
-
Яшь каләмчеләр – бездә кунакта
Мәктәп укучылары арасында яшь каләм ияләрен барлау, аларны ачыклау максатыннан «Каурый каләм» иҗат бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйгегә юлланган язмаларның иң уңышлы дип табылганнары газетабыз битләрендә һәм сайтыбызда да урнаштырылып барыла. Әлеге бәйге кысаларында яшь иҗатчылар белән якыннан аралашу, тыгыз элемтә булдыру, аларның фикер-тәкъдимнәрен тыңлау максатыннан редакциябездә очрашулар да оештырыла. Узган җомгада Лесхоз, Иске Икшермә кадет-интернаты, Килдебәк, Завод Нырты, Иштуган мәктәпләре укучылары һәм укытучылары газетабызның эшчәнлеге белән таныштылар.
-
Казанда җиңел машинаның «зебра»да велосипедчыны бәрдереүе видеога эләккән
Велосипедчы алган җәрәхәтләр турында әлегә мәгълүмат билгеле түгел.
-
Башкортстанда өч аяклы колын туган
Колыннның фотосы социаль челтәрләрдә чыкты.
-
Балалар белән юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бер өлеше җәй көне була: ЮХИДИ баланы авариядән ничек саклап калырга кирәклеге турында сөйләде
ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, бу елның дүрт аенда балалар белән юл-транспорт һәлакәтләре, шулай ук зыян күрүчеләр һәм аларда һәлак булучылар саны арткан.
-
Үз эшеңне башлаудан курыкмаска кирәк, ди яшь фермер Ленар Рәхимуллин
"Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү" илкүләм проекты кысаларында эш башлаучы фермерлар өчен гамәлгә ашырылучы «Агростартап» программасы авыл җирлегендә үз бизнес-проектын булдырган фермерлар өчен зур мөмкинлекләр ачты. Авыл халкының тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга һәм иң беренче чиратта аны эш белән тәэмин итүгә һәм авыл яшьләренең эшлекле активлыгын арттыруга юнәлдерелгән әлеге программадан узган ел 10 райондашыбыз файдаланды. Алар арасында Юлбат авылында Казан шәһәреннән кайтып эш башлаган Ленар Рәхимуллин да бар.
-
«Каравон» бөтенроссия рус халык бәйрәме
Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» Бөтенроссия рус халык бәйрәме узды. Шәмәрдән мәдәният йортыннан бәйрәмдә «Тулган ай» фольклор коллективы һәм белгеч Г.М.Әхмәтшина «Уральская рябинушка», «В роще пел соловушек» рус халык җырлары белән чыгыш ясадылар. Концерт программасы өч сәхнәдә барды. Бу бәйрәмгә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 150 дән артык коллектив җыелды.