Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Каравон» бөтенроссия рус халык бәйрәме

Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» Бөтенроссия рус халык бәйрәме узды. Шәмәрдән мәдәният йортыннан бәйрәмдә «Тулган ай» фольклор коллективы һәм белгеч Г.М.Әхмәтшина «Уральская рябинушка», «В роще пел соловушек» рус халык җырлары белән чыгыш ясадылар. Концерт программасы өч сәхнәдә барды. Бу бәйрәмгә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 150 дән артык коллектив җыелды.

Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны «Uen Fest» проекты кысаларында рус халык уеннары, «Кулачная артель» рус сугыш сәнгатенең традицион төрләре, халык иҗаты һөнәрләре буенча мастер-класслар, петрушкаларның театральләштерелгән тамашалары, җырчылар һәм ансамбльләр чыгышлары белән күңел ачу ярминкәсе көтә иде. Барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев