Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үз эшеңне башлаудан курыкмаска кирәк, ди яшь фермер Ленар Рәхимуллин

"Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү" илкүләм проекты кысаларында эш башлаучы фермерлар өчен гамәлгә ашырылучы «Агростартап» программасы авыл җирлегендә үз бизнес-проектын булдырган фермерлар өчен зур мөмкинлекләр ачты. Авыл халкының тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга һәм иң беренче чиратта аны эш белән тәэмин итүгә һәм авыл яшьләренең эшлекле активлыгын арттыруга юнәлдерелгән әлеге программадан узган ел 10 райондашыбыз файдаланды. Алар арасында Юлбат авылында Казан шәһәреннән кайтып эш башлаган Ленар Рәхимуллин да бар.

undefined

Ленар һөнәре буенча укытучы, педагогия университетын тәмамлаган. Әмма, химия-биология укытучысы Казан мәктәпләрендә белем бирү перспективасыннан баш тартып, хезмәт юлын бөтенләй башка юнәлеш белән алып киткән. Туган авылына кайтып, әтиәнисе нигезеннән ерак түгел йорт булдырган, ике бала белән гаиләсен алып кайткан. “Авылны сагындым. Без бит кечкенәдән җир-балчык эшендә тырмашып, маллар арасында тәгәрәп үскән малайлар. Күңелемдә бала чагымнан ук бар иде кебек үз эшемне булдыру дигән хыялым. Авылга кайткач, дус егетләрдән авыл җирлегендә эш башлаучылар өчен махсус программар барлыгын ишеттем. Ярдәм сорап район хакимиятенә бардым, анда документ эше белән булсынмы, башка киңәш-табыш итүдәмеҗитәкчеләрдән һәрьяклап яклау таптым”,– ди Ленар эш башлаган чорны искә алып. Тырышлыгы бушка китми, «Агростартап» программасы аша грант акчасы алуга ирешә. Һәм узган елның август анда 600 кв. метр мәйданда 80 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән торак төзелешен башлап җибәрә. Булачак фермер азык җитештерү өчен үзләренең һәм берничә туганының пай җирләреннән файдалана. Фермер хуҗалыгы барлыгы 40 гектарга якын мәйданны били. Малларга азыкны үзе әзерли, быел 18 гектарда арпа чәчкән. Бөртеклеләрне саклау өчен йорты янәшәсендә җыйнак кына амбар эшләп куйган. “Төзелешнең 80 проценты төгәлләнде дияргә була, менә бу ялларда идәнгә ком түшәдек, бетон җәеп тигезлисе генә кала”, – ди Ленар һәм иренмичә, безгә торакта кайда нәрсә урнашасын, олы һәм яшь маллар торасы, утарга чыгарыласы урыннарны да күрсәтә. Грант акчасының 2 млн ярымы төзелешкә, 850 мең сумы кирәкле җиһазлар (прессподборщик, КУН, ворошилка һ.б.) алуга тотылган, 1.700 мең сумына үгезләр алырга планлаштыра Ленар. Биредә ике хезмәткәр официаль эш урыны белән тәэмин ителәчәк. “Башланган эш- беткән эш. Хыялыңда булган эшкә тотынудан курыкмаска кирәк. Нинди сорау туса да, район җитәкчеләре дә һәрвакыт булышам дип торалар”, –ди булачак фермер. Маллар үрчетү эше Ленарга тансык түгел. Бүген дә үз хуҗалыгында 25 баш мал асрый. Яңа торакны көзгә тулы көченә эшләтеп җибәрергә планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев