Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Яшел урак”ка техника әзерме?

Әлеге мәсьәлә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә.

Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә, хуҗалыкның азык хәзерләү техникаларының төзеклегенә hәм азык саклау урыннарының әзерлегенә конкурс узды. Машина-трактор паркының әзерлеге – 25, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы – 10, терлек азыгы җитештерү һәм терлекчелектә эшнең куелышы – 60, терлек азыгы әзерләүчеләрнең хезмәтенә түләү расценкаларының, матди кызыксындыру нигезләмәләренең булуы 5 балл белән бәяләнде. Конкурста “Игенче” хуҗалыгы иң югары – 100 балл җыйнап 1нче урынга лаек булды. “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгына – 2нче (99 балл), “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесенә 3нче урын бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев