Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Терлекләр тук булсынга

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына грантлар бирү конкурсының узган елгы җиңүчеләре арасында Сабаның “Иген” авыл хуҗалыгы эшкәртү кулланучылар кооперативы да бар. Хөкүмәт биргән ярдәмнән предприятие ничек файдаланган, бүгенге көндә оешма ничек яши? Бу хакта кооператив җитәкчесе Зөлфәт Зариповтан сораштык.

undefined

Безнең кооператив фермалардагы терлекләр өчен әзер азык җитештерү белән шөгыльләнә. Ныгытып эшкә узган елның икенче кварталында тотындык. Грант акчасына һәм күпмедер үзебезнең чыгымнар белән Испаниянең “Татома” фирмасыннан кирәкле җиһазларны кайтарттык. Цехта 7 төрле сыешлык утыра, моноазыкны әзерләү буенча продукцияне салу, болгату, һәр отсекка үз рационы буенча урнаштыру аерым тәртип буенча алып барыла, бар хезмәт автоматлаштырылган. Кормоцентрга төп азык кушылмалары “Саба” җәмгыятенең катнашазык цехыннан килә. Чимал линия аша үткәндә вак чыбыклар, тимертомыр, кадаклар калмасын өчен көчле магнитлар ярдәмендә тикшерелә. Линия сәгатенә 60 тонна моноазык чыгарырга исәпләнгән. Бер тәүлеккә якынча 450 -500 тонна әзер продукция чыгарырга мөмкин. Бүгенге көндә бездә ике төрле моноазык җитештерелә. Ул маллар өчен кирәкле барлык микроэлементлар белән баетылган. Аның составында комбиазык, күпьеллык һәм берьеллык үләннәрдән сенаж, кукуруз силосы, печән, салам, һәм башкалар бар. Әлегә районыбызның 12 хуҗалыгы белән эшлибез. Алар әзер продукцияне үз техникалары белән килеп алып китәләр. Кооперативта операторлар, төяүчеләр, машина йөртүчеләр – 6 кеше хезмәт куя, эшне сменалап башкаралар. Тиздән эшебез тагын да җайлашыр дип уйлыйм: якын көннәрдә Финляндиядән яңа пресс-упаковщик кайтуын көтәбез. Ул әзер моноазыкны пресслый, үз материалы белән төрә, бу 1 тонналы әзер рулонның сакланышына завод 2 ел гарантия бирә. Алга таба үзебезнең азык тарату техникасы да булдырылачак, ул әзер продукцияне моннан төяп алып китеп, хуҗалыкларга барып бушатачак. Биләмәдә әлегә ике сенаж чокыры бар, тиздән алар саны 6 га тигезләшәчәк. Шундый планнар белән яшибез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев