Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда җиңел машинаның «зебра»да велосипедчыны бәрдереүе видеога эләккән

Велосипедчы алган җәрәхәтләр турында әлегә мәгълүмат билгеле түгел.

Бүген Казанның Азат Аббасов урамында, 185нче мәктәп каршында, җиңел машина велосипедчыны бәрдергән. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә расладылар.

Юл-транспорт һәлакәте мизгеле видеокүзәтү камерасына эләккән, ролик социаль челтәрләрдә барлыкка килде. Видеодан күренгәнчә, автомобиль руле артындагы кыз ашыкмый гына кинәт «зебра»га чыккан велосипедчыны күрми калган.

Автомобиль велосипедчыны таптатып узган. Велосипедчы алган җәрәхәтләр турында әлегә мәгълүмат билгеле түгел, ачыклана. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев