Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эшмәкәрләр хокуклары яклансын өчен

Әлеге мәсьәлә белән районыбызда махсус билгеләнгән зат – ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый вәкиле шәгыльләнә. Бу вазыйфага күптән түгел Саба эшмәкәре Алим Фиргать улы Галимуллин сайланды.

Иҗтимагый вәкилнең төп вазыйфасы - эшмәкәрләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары тарафыннан хокукларының һәм законлы мәнфәгатьләренең үтәлүен тикшереп тору һәм бу хакта җәмәгатьчелеккә хәбәр итү. Гади тел белән әйткәндә, бу вазыйфа – бизнес вәкилләре һәм хакимият арасында күпер салу һәм үзара хезмәттәшлекне ныгытучы ролен үти. Эшмәкәрләрнең сораулары һәм гозерләре буенча Интернет-кабул итү эшли. Барлык мөрәҗәгатьләр saba1.ru адресы буенча кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев