ЯШЬЛӘР КӨНЕНӘ ЧАРАЛАР
Район яңалыклары

ЯШЬЛӘР КӨНЕНӘ ЧАРАЛАР

26 июньдә Сабада һәм авыл җир­лек­ләрендә Россия яшьләре көненә ба­гыш­ланган ярыш­лар үтәчәк.

Икенче этап 28 июньдә Олимп” футбол кырын­да 14.00 сәгатьтә була. Спорт белән шө­гыль­ләнүчеләр кул көрәштерүдә, пневматик мылтыктан атуда, гер күтәрүдә, турникта тартылуда, таяк тартышуда, йөгерүдә, эстафетада көч сынашачак. Шулай ук пляж волейболы һәм футболы уеннары була. Авыл җирлекләре башлыклары өчен “городки“ уены оештырыла. Әлеге уенда теләгән һәркем катнаша ала. Җирле үзидарәләр арасында җиңүче командалар ачыклана. Сәламәт яшәү рә­вешен тагын да җанландыру максатын күздә тоткан бәйгегә рәхим итегез.

Фото: https://pixabay.com


Нет комментариев