Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Яшел урак” соңарып саргаймасын

Быел районда һәр баш шартлы терлеккә яхшы сыйфатлы азык җитештерү бурычы куела.

undefined

Илсур Галәвиев (уңда) ярдәмчесе Илнар Исмәгыйлов белән пленканың төргәккә дөрес чорналышын көйли.

Кырларда эшнең туктап торганы юк. Хәзер игенче-механизаторлар кышкы чорга терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. Күләменнән тыш, сыйфаты да мөһим. Шул максаттан “яшел урак”та заман технологияләре дә актив кулланыла. Әйтик, былтыр хуҗалыкларда үзен уңай яктан күрсәткән SW120 рулон төргәкләгеченең ничек эшләгәнен быел “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк бригадасында кызыксынып күзәттек. Краснокамск заводы чыгарган техника бик җитештерүчән, ягъни сәгатенә 80 рулон төргәкли ала. Тагын бер өстенлеге – төргәкләү материалы азрак тотыла. Аны тракторына Завод-Ныртыдан килгән Илсур Галәвиев таккан иде. Әмма кырда автоном рәвештә дә хәрәкәт итә ала. “Узган ел техниканы Теләче районының Айдар авылына да алып бардым. Җаена тиз төшендем, ватылып азапламады. Быел эшне Тимершык бригадасыннан башладык. Барысы 171 рулон төргәкләдем. Кырдан кайтканда сәгать 11нче иде. Хәзер бирегә күчтек. Төргәкләү өчен массаның 55-65 процент дымлылыкта булуы кирәк. Бераз җилләгәнен көтәбез”,– диде Илсур. Мәйданы 85 гектар тәшкил иткән участоктагы кәҗә үләнен “Крона” агрегатлары белән “Саба” җәмгыяте механизаторлары Динар Исмәгыйлов һәм Нияз Гатиятов чаба. “Бу басуга кичә өйләдән соң кергән идек. Бүген бетә. Әле тагын юлның теге ягындагы участокта бар диделәр кәҗә үләнен. Кая кушалар – шунда барабыз”,– диделәр алар. “Әйе, козлятник тагын 68 гектарлы участокта бар. Күпьеллыклар барысы 864 гектарда үстерелә. Шуның 244 гектарын печәнгә чабарга планлаштырдык. Бүген терлек азыгы әзерләүгә 8 техника җәлеп ителгән”,– дип ачыклык кертте бригада җитәкчесе Хәлим Касыймов.

Ул арада катнаш азык цехы лаборанты Гөлназ Ситдикова Сабадан алып килгән портатив Agrinir приборы белән печәннең анализын да алды. Дымлылык – 51 процент, протеин микъдары 4.8не күрсәтә иде. Теземнәрне ГКП агрегаты белән туктаусыз таратып-кузгатып торган Илсур Вәлиуллинның да хезмәте күренә монда. Терлек азыгының сыйфатын кайгырткан “Саба” җәмгыяте ветеринария табибы Айрат Шакиров сыйфат анализларын караганнан соң, яшел массаны җыя башларга рөхсәт бирде. Тракторчылар Фәнил Фәләхиев – ГВК агрегаты, Фәнил Мулләхмәтов һәм Дамир Сәләхиев яшел массаны рулоннарга төрүче пресс-җыйгыч белән эшкә керештеләр. “Пленкага төргәннән соң рулоннар, ничек дип әйтим, колбаса кыяфәтенә керә. Озынлыгын үзең көйлисең, йөз метрга да сузарга була. Иң мөһиме, дымлылыкны күздән ычкындырмау. Артык кипсә, печәнгә әйләнә, чиерәк булса, бозылырга мөмкин”,– ди бу эштә тәҗрибәле Илсур Галәвиев. Механизаторларга эшләү өчен шартлар тудырылган. Алар көнгә ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. Хезмәтләренә вакытында түләнә. Көннәр мөмкинлек биргәндә эшлисе дә эшлисе.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев