Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җәйге яллар ничек уза?

Укучыларның җәйге яллары дәвам итә. Кемнәрдер каникулны өйдә, табигать кочагында уздырса, икенчеләр лагерьларда, төрле аланнарда ял итүне өстен күрә.

undefined

1 июльдән Иске Икшермә авылында урнашкан «Ко­­яш­­кай» лагерында «Сәләт-Саба» сменасы үз эшен башлады. Аланда бы­ел да районыбыз мәк­тәпләренең укуда алдынгы, сәнгатьне яратучы, бар яктан актив 83 укучысы ял итә, сәламәтлеген ныгыта. Быел «Сәләт-Са­ба» сменасы заманча яшьләр мәдәнияте юнә­­лешендә эшчәнлек алып бара. Сәлкешләр блогинг, заманча хореография, вокал, мультипликация, фото осталыгы, ачык һавада театр, дизайн һәм заманча арт дәресләрендә осталыкларын ныгыталар. Башка еллардан аермалы буларак, «Роспотребнадзор»ның таләпләре нигезендә бы­ел лагерьда ял итү 21 көн­нән 16 көнгә кыскартылган. Шулай ук пандемиягә бәйле рәвештә, биредә ял итүчеләр белән аралашулар чикләнгән, шул исәптән әти-әниләр бе­лән дә очрашулар тыелган. «Сәләт-Саба» аланында ял итүчеләр 11-16 июльдә сәләтләрен Би­ләр каласында халыкара форумда күрсәтәләр. Би­редә күренекле фән, сән­гать, спорт өлкәсе вә­килләре белән күңелле оч­рашулар оештырыла, укучылар үзләрен төрле кызыклы интеллектуаль һәм спорт уеннарында сынап карыйлар. Инде бе­ренче җиңүләр турында да куанычлы хәбәрләр бар. Мәсәлән, «Сәләт-Са­ба»лылар барлык аланнар арасында оештырылган теннис, шахмат, волейбол, су футболы буенча ярышларда 1 урын яулаганнар. Тапкырлар һәм зирәкләр клубы (КВН) уеннарында Гран-прига лаек булганнар. Уңышларның алда да дәвамлы буласына шик юк. «Быел балаларның җәйге ялын оештыру буенча ТР Министрлар Кабинеты беркетмәсе нигезендә сәламәтләндерү лагерьлары, палаткалы һәм профильле, санатор сменалар гына эшли. Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә мәктәп яны, ял һәм хезмәт лагерьлары ачылмый, көзге-кышкы чорга күчерелә. Шул ук вакытта балаларны эшкә урнаштыру дәвам итә. Июнь аенда 185 укучы районыбызның төрле оешма-предприя­тие­­ләрендә хезмәт күнек­мәләре алды”,– ди район мәгариф ида­рә­сенең тәрбия эшләре буенча начальник урынбасары Гөл­нар Шәфыйкова.

«Кояшкай»да 18 июльдән 4 августка кадәр техник иҗат белән кызыксынучы укучылар белемнәрен һәм осталыкларын арттырачак. Районыбызның яшь спортсөярләре биредә (6-23 август) «Яшьлек» сменасына җыйналып, волейбол, бадминтон, җиңел атлетика, өстәл теннисы һәм башка спорт төрләре буенча осталыкларын ныгытачаклар. Әлегә яңа сменаларга укучыларны туплау, әзерлек эшләре бара. Шулай ук районыбыз укучылары ТР яшьләренең «Сәләт» иҗтимагый фонды һәм «Сәләт» яшьләр үзәгенең Чаллы шәһәрендә урнашкан «Сәләт-Рухият», Лаеш районындагы «Сәләт-Рау­шан» һәм башка аланнарда ял итәләр.

Фото: instagram.com/sentrsaba

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев