Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Йомгакларга кадәр сүттеләр”

Озакламый билгеләп үтеләчәк Бөек Җиңү белән тәмамланган сугыш михнәтләрен гомер көзенә якынлашкан өлкән яшьтәгеләр дә, бишектә яткан сабый да бердәй татыган. Илгә фашистлар басып кергәндә Елыш авылында туган Сәйдәгә 10 яшь була. Сугыш хәбәрен бик томанлы гына хәтерли ул.

Чөнки аларның гаиләсен – 10 кешене– репрессиягә дучар итеп, 1930 елда ук авылдан куалар, Красноярск якларына сөрәләр. Кулак тамгасы аларга Себер җирендә дә тагыла. Әтисен 1938 елда кулга алалар, яшерелгән алтын эзләп йомгакларга кадәр сүтеп бетерәләр. “Авыл җирендә яшәдек, тырыш булганга бездән көнләштеләр, әтине Елыштан төнлә алып чыгып китүләре дә көнчелек аркасында булды. Әниләргә Себердә эшкәртергә бер дә казылмаган чирәм җир бирәләр иде, без дә булышабыз, әмма бер-ике түтәлдән артык казып булмый каты туфракны. Эшләмәгән калмады, кедр чикләвеге җыеп,аннан май да ясадык, аллага шөкер, ачка үлмәдек. Әмма 1947 елда авылга кайтканны мин яхшырак хәтерлим. Каршыма бер хатын чыкты, мин – Нәсимә, авыл Советы секретаре булам, менә сезнең өегез, аны күчереп салдылар, авыл Советы иттеләр ди. Шулай итеп, без йортсыз авылга кайтып кердек, кешедә дә төн кундык, медпунктта яшәдек. Мин авылда күп тормадым, 1948 елда Шәмәрдәнгә барып заготзернога эшкә кердем. Ялларда әнине күрер өчен 40 чакрымны җәяүләп авылга кайта идем”,– дип искә ала ул яшьлек чорын. Кияүгә чыккач та, авылын онытмый. Бервакыт ике айлык баласын күтәреп, Шәмәрдәннән Елышка чыгып китә. Хәлдән таеп кайтып керә дә, әнисеннән чәй сорый. Аның сөтсез икәнлеген күреп, әни сыерыбыз юкмы әллә инде, ди. “Сыер бар, сөтен сауганны гына көтеп торалар да, алып чыгып китәләр”,– дигән җавап ишетә. Гомумән, 1930 елгы Сәйдә Латыйповага нахакка рәнҗетелүчеләр буларак акланулары турында документ 90нчы елларда гына килә. Сугыштан соң абыйсы Габдевәлине кулак баласы дип укырга да алмыйлар. Сәйдә апа Мөхәммәт исемле егет белән гаилә корып, 5 бала үстерәләр. Промкомбинатта 32 ел эшләп лаеклы ялга чыккан сугыш чоры баласының хәзер 9 оныгы һәм 33 оныкчыгы бар. Җитмеш ел кулак булып яшәгән ветеран хәзер Шәмәрдәндә кызы Гөлфинур, кияве Илдар, улы Ринат кайгыртуын тоеп, хөрмәттә гомер кичерә. Ул Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан республика күләмендә Президент катнашуында үтәчәк тантаналы чарага да чакырулы.

Илмира Галимуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев