Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Йортыбыз янында кошлар» экологик белем сәгате

10 ноябрь көнне Көек авыл клубы хезмәткәрләре һәм китапханәче балалар өчен «Йортыбыз янында кошлар»дип исемләнгән экологик белем сәгате әзерләделәр.Чара барышында китапханәче балаларны туган якның иң кечкенә һәм иң зур кошлары белән таныштырды, кышлаучы һәм безнең җирлеккә яз көне кайтучы кошлар, аларның гореф-гадәтләре турында сөйләде. Балалар үзләренең канатлы дуслары турында кайгыртырга әзер булуларын эштә күрсәтергә булдылар һәм кошларга җимлекләр ясап эләчәкләрен әйттеләр.

Бу экологик белем сәгате безнең канатлы дусларыбызның гаҗәеп һәм кызыклы дөньясы турында яңа белемнәр алуга этәргеч булды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ростэм молодец