11 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Татарстан синоптиклары томан һәм бозлавык турында кисәтә
Иртәгә көндез һава 7 градуска кадәр җылыначак.
-
Фирдүс Тямаев Мәскәүдә бер көнне ике концерт бирде, хәзер чираттагы сюрпризын әзерли
Фирдүс Тямаев Мәскәүдә «Безнең Тямай» зур концерты белән чыгыш ясады. Нибары бер көн - 10 ноябрьдә Мәскәүнең «Космос» концертлар залында җырчы ике концерт куйды. Ә бу сәхнәдә 8 сәгать дигән сүз!
-
Яр Чаллыда мөселман киемнәре коллекциясе тәкъдим ителде
Тантана барышында никах һәм мөселман туйлары өчен 35тән артык образны берләштергән «Хыял кызы» дип исемләнгән эксклюзив коллекция тәкъдим ителде.
-
“Ак Барс” клубына яңа гына күчкән һөҗүмче Виктор Тихонов: Бик җылы каршы алдылар
“Ак Барс” хоккей клубы 12 ноябрь көнне Омск шәһәреннән килгән “Авангард” командасы белән өй сериясен башлап җибәрә.
-
«Тургай» приютында полиция участок инспекторы белән очрашу
Россия полицейскийлары 10 ноябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен — Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне, безнең приютта, Икшермә авыл җирлеге полиция участок инспекторы Сәхәбиев Алмаз Альберт улы белән очрашу булып узды.
-
Авария ясаган машина йөртүче юлда «бөке» җыелган өчен штраф түләячәк
"Кемдер игътибарсызлыгы аркасында юл һәлакәте китереп чыгарган өчен, без газап чигәргә тиеш түгел", - ди баш Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов.
-
Казанның «Проспект» һәм «Кольцо» сәүдә үзәкләреннән кешеләрне эвакуацияләгәннәр
Сәүдә үзәкләренә ашыгыч хезмәт экипажлары — полицейскийлар, янгын сүндерүчеләр һәм кинологлар юл тоткан, комплекслар вакытлыча эшләми.
-
"Турбина, пушка, рожок, нинди генә исем такмадылар"
Рафинә Ганиуллинаның яңа прическасы халык арасында ажиотаж тудырган.
-
11 - 17 ноябрьгә Татарстанның мәдәни афишасы
Бу атнада Филармония залында Артур Исламов һәм Эльза Заяри концерты була.
-
Казандагы «Замбези елгасы» зоопаркы Яңа ел алдыннан ачыла
Сурикатлар, даманнар, крокодиллар һ.б. хайваннарны вольерларга урнаштырганнар инде.
-
Татарстанда тагын биш трассада «тоталь контроль» камералары куялар
Татарстан ЮХИДИ идарәсе башлыгы яңа камералар эшли башлаячак юллар исемлеген әйтте.
-
"Үткән гомерем – агымсу”
6 ноябрь көнне Тенеки авыл клубында "Үткән гомерем-агымсу"дип исемләнгән 50 яшьләрен тутырган Язилә Камил кызы һәм Рәхилә Кәримулла кызы хөрмәтенә портрет-кичә үткәрелде. Аларны котларга туганнары һәм күршеләре генә түгел, сыйныфташлары һәм дуслары да килгән иде.
-
Татарстан туристы Хакасиядә һәлак булган
33 яшьлек ир-ат йөри торган урында таудан кар ташкыны ишелеп төшә.
-
Шекше авылында юлдагы чокырларны ремонтлау
Шекше авылында урам юллары ремонтлана. Ремонт эшен ООО “Яшен” оешмасы башкара.
-
«Йортыбыз янында кошлар» экологик белем сәгате
10 ноябрь көнне Көек авыл клубы хезмәткәрләре һәм китапханәче балалар өчен «Йортыбыз янында кошлар»дип исемләнгән экологик белем сәгате әзерләделәр.Чара барышында китапханәче балаларны туган якның иң кечкенә һәм иң зур кошлары белән таныштырды, кышлаучы һәм безнең җирлеккә яз көне кайтучы кошлар, аларның гореф-гадәтләре турында сөйләде. Балалар үзләренең канатлы дуслары турында кайгыртырга әзер булуларын эштә күрсәтергә булдылар һәм кошларга җимлекләр ясап эләчәкләрен әйттеләр.