Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” клубына яңа гына күчкән һөҗүмче Виктор Тихонов: Бик җылы каршы алдылар

“Ак Барс” хоккей клубы 12 ноябрь көнне Омск шәһәреннән килгән “Авангард” командасы белән өй сериясен башлап җибәрә.

Санкт-Петербургның “СКА” клубыннан әле яңа гына “Ак Барс”ка күчкән һөҗүмче, легендар уенчының оныгы һәм адашы Виктор Тихонов ачык тренировкадан соң Казанда аны каршы алулары турында "Татар-информ" хәбәрчесе белән уртаклашты.

“Бик җылы каршы алдылар. Бик әйбәт. Барысы да яныма килделәр, таныштык. Әкрен генә персоналны һәм уенчыларны да таный башладым. Бераз ияләшә барам”, - диде хоккейчы.

“Сез монда “СКА” командасы белән Гагарин кубогына ия булдыгыз, күп алка керттегез. Казанны сезнең өчен бәхетле шәһәр диеп буламы?“, - дигән сорауга, көлеп: “ Әйе, бәлки арена уңай тәэсир итәдер. Иртәгә дә ярдәм итсә, бик шәп булыр иде”, - дип җавап кайтарды уенчы.

“Ак Барс” хоккей клубы 12 ноябрь көнне Омск шәһәреннән килгән “Авангард” командасы белән өй сериясен башлап җибәрә. Матч 19:30 сәгатьтә “Татнефть-Арена” боз сараенда узачак. 

Фото: фото с сайта ак барса

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев