Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанның «Проспект» һәм «Кольцо» сәүдә үзәкләреннән кешеләрне эвакуацияләгәннәр

Сәүдә үзәкләренә ашыгыч хезмәт экипажлары — полицейскийлар, янгын сүндерүчеләр һәм кинологлар юл тоткан, комплекслар вакытлыча эшләми.

Казанның ике сәүдә үзәгенә шартлаткыч җайланмалар куелуы турында хәбәрләр килгән. Бу хакта социаль челтәрләрдән билгеле булды.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр иткәнчә, «Проспект» һәм «Кольцо» сәүдә үзәкләренә ашыгыч хезмәт экипажлары — полицейскийлар, янгын сүндерүчеләр һәм кинологлар юл тоткан, комплекслар вакытлыча эшләми.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, әлеге сәүдә үзәкләренең берсенең электрон адресына шартлау куркынычы турында кисәткән хат килгән. Сәүдә үзәкләреннән кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Хәзер тикшерү бара.

Фото: соцсети

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев