Фирдүс Тямаев Мәскәүдә бер көнне ике концерт бирде, хәзер чираттагы сюрпризын әзерли
Эстрада

Фирдүс Тямаев Мәскәүдә бер көнне ике концерт бирде, хәзер чираттагы сюрпризын әзерли

Фирдүс Тямаев Мәскәүдә «Безнең Тямай» зур концерты белән чыгыш ясады. Нибары бер көн - 10 ноябрьдә Мәскәүнең «Космос» концертлар залында җырчы ике концерт куйды. Ә бу сәхнәдә 8 сәгать дигән сүз!

"Бер көндә ике концерт! Мәскәү зур рәхмәт сезгә, сезнең белән 8 сәгать концерт сизелми дә үтеп китте! 2нче февральдә очрашканчыга кадәр! Мин сезне прсто люблю!"- дип уртаклаша ул.

Тик бу гына да түгел әле. Фирдүс Тямаев үз иҗатын яратучылар өчен чын сюрприз әзерли. Тиздән сатуга йөз флеш-карта чыгачак, аларда Фирдүс Тямаевның иң популяр композицияләре һәм хитлары язылган - ә бу бер тупланмада 120 җыр дигән сүз!

 

 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: matbugat.ru


Нет комментариев