Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авария ясаган машина йөртүче юлда «бөке» җыелган өчен штраф түләячәк

"Кемдер игътибарсызлыгы аркасында юл һәлакәте китереп чыгарган өчен, без газап чигәргә тиеш түгел", - ди баш Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов.

Татарстанда вак-төяк аварияләрдә гаеплеләрне юлларда «бөке» җыелган өчен штрафка тарта башлаячаклар. ТР баш Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Инспекторларга мондый машина йөртүчеләрне, шул исәптән башкаларга комачаулык тудырганнары өчен дә штрафка тарту бурычы куелды. Кемдер үзенең игътибарсызлыгы аркасында юл һәлакәте китереп чыгарганы өчен без газап чигәргә тиеш түгел. Бәрдергәнсең икән – җавап та бир, безнең монда бернинди гаеп тә юк!» - ди ул.

«Шунлыктан мондый шоферларны штрафка тартачакбыз. Хөрмәтле машина йөртүчеләр, зинһар өчен игътибарлырак булыгыз», - дип кисәтте Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев