Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казандагы «Замбези елгасы» зоопаркы Яңа ел алдыннан ачыла

Сурикатлар, даманнар, крокодиллар һ.б. хайваннарны вольерларга урнаштырганнар инде.

Казандагы «Замбези елгасы» зооботаника бакчасының яңа территориясен Яңа ел алдыннан ачарга ниятлиләр. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Хәзерге вакытта бирегә китерелгән хайваннар зоопарк кунаклары белән очрашыр алдыннан яңа яшәү урынына җайлашу чорын уза. «Замбези елгасы» халык өчен декабрь ахырында ачылачак», - диелә хәбәрдә.

Бүгенге көндә сатып алынган 34 төрдәге хайванның 22се (гамадриллар, тәвә кошлары, ташбакалар, сурикатлар, арысланнар һ.б.) зоопаркка китерелгән инде.

Моннан тыш, зоопаркка килүчеләр өчен ял зонасы оештырылган, балалар өчен уен мәйданчыклары җиһазландырылган, спорт комплексы һәм скалодром төзелгән.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев