Саба таңнары

“Югалган” алиментчылар табылырмы?

Бу сорауга җавапны “Бердәм кабул итү көне”ндә эзләделәр.

undefined

“Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә әти-әниләре алимент түләүдән читләшкән балалар яшәгән гаиләләргә түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү өчен “Бердәм кабул итү көне” үткәрелә башлаганга 5 ел була. Район прокуратурасы, юрист, приставлар хезмәте, социаль яклау бүлекләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчеләре составында эшче төркемгә беркайчан да ярдәмгә мохтажлар бетми. Ни кызганыч, таркалган гаиләләр саны арта бара, нәтиҗәдә күпчелек очракта йә ир, йә хатын алиментчыга әйләнә. Пристав-башкаручы Гөлшат Җиһаншина әйткәнчә, аларның саны безнең районда 53кә (шуларның 6сы хатын-кыз) җиткән. 2021 елда приставлар хезмәтенә суд карары буенча 33 үтәү кагазе кергән, шуның 26сы эш урыннары билгеле булу сәбәпле, хезмәт хакыннан алиментлар тотып калырга оешмалар бухгалтериясенә җибәрелгән. Беркайда да эшләмәүче 7 кеше. Алиментчыларның балигъ булмаган балаларына гомуми бурычы 7 миллион 491 мең сум тәшкил итә. Менә шул сумманы сабыйлар хакына эзләп алырга кирәк. Әйтик, Шәмәрдәндә яшәүче хатын-кызның берсе – 1000000, икенчесе 600 мең сум күләмендәге бурычын кайчан түләп бетерер икән – бу сорауга җавап юк.

“Мондый суммалар алиментчы беркайда да эшләмәгәнлектән барлыкка килә. Бу хатын-кызларның икесе дә эшләми. Бу очракта алимент Россиядәге уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә башлый. Шуңа күрә вәзгыять катлаулана. Эшләмәү алименттан коткармый. Аларга төрле законлы чаралар күрелә. 2021 елда 6 алиментчыга җинаять эше кузгатылды. Хатын-кызлар иректән мәхрүм итү урыннарына җибәрелми. Алар суд карары нигезендә мәҗбүри эшкә тартыла. Әмма мәхкәмә карарын үтәмәгән очракта, хатын-кызның җәзасы да иректән мәхрүм итү урыннарына җибәрелергә мөмкин. Сабада бер шундый очрак булды”,– дип аңлатты эшче төркемгә Гөлшат Җиһаншина.

“Балкыш” үзәге директоры Гүзәл Закирова әйткәнчә, соңгы вакытта “Бердәм кабул итү көне”нә алимент түләүчедән акчалата ярдәм алмаган гаилә­ләр яшәгән җирле үзидарә җитәкчеләрен дә чакыра башлаганнар. Алар “туң йөрәкләрне” барлап җибәрә яки алып килә. Гыйнвар аендагы сөйләшүгә Иштуган һәм Курсабаш авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде. Әлеге җирлекләрдә 4 алиментчының гомуми бурычы 650 мең сум тирәсе. Дөрес, Иштуганда яшәүче ике ир балаларын матди яктан тәэмин итә башлаганнар. Берсенең алименты хезмәт хакыннан тотып калына. Шуңа күрә җирлек башлыгы уңай үзгәрешне телефоннан гына аңлаткан. Курсабашта исә ике алиментчы качып йөри. Берсенең кайда икәнлеге дә билгеле түгел, аны эзләү игълан ителгән. Балаларына бурычы 400 меңгә җиткән.

Әгәр бурычлыны бер елдан артык вакыт эчендә табып булмаса, түләттерүче аны хәбәрсез юкка чыккан дип тану өчен судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Ул очракта гариза бирүчегә туендыручысын югалту буенча пенсия билгеләнә. Саба һәм Теләче районнарында әлегә андый хәл күзәтелгәне юк. Шул ук вакытта алимент алу өчен махсус аерылышучылар да була икән. Әйтик, ирнең башка төр түләүләре (кредит һәм башкалар) күп икән, бергә яшәп тә никахны законлы өзгән очракта ул балаларына алиментны беренче чиратта түләргә тиеш. Шулай итеп, күпмедер акча гаиләдә кала. Менә шундый вәзгыять.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: