Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Симет авыл җирлегендә халык җыены үтте

8 февральдә район башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р һәм тармак җитәкчеләре катнашында халык җыены булып узды. Җыен түбәндәге көн тәртибе белән узды.

1.Авыл җирлеге территориясендә урнашкан муниципаль учреждениеләрнең (мәгариф, мәдәният, медицина, спорт, социаль тәэмин итү һ.б.) хисаплары һәм 2021 елда эшне камилләштерү планнары.

2. 2020 елда хокук бозуларны кисәтү һәм җинаятьчелек торышы буенча профилактик эш турында полициянең участок вәкаләтлесе Гатин Марат Мурсалимович чыгышы.

3.“Саба районында янгыннарның торышы, гражданнарның торак секторында янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлеше” турында Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча янгын куркынычсызлыгы күзәтү бүлеге башлыгы , эчке хезмәт подполковнигы Галимуллин Айнур Рифкатович чыгышы .

4. 2021 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү турында Курса урман хуҗалыгының урман мастеры Хайруллин Марат Магъфурович чыгышы.

5. Саба муниципаль районы Баш ветеринария табибы Ганиев Зөлфәт Рифкатович йогышлы авыруларның аерым төрләре һәм этләрне стерильләштерү буенча мәгълүмат белән чыгышы .

6. Югары Симет авыл җирлегенең 2020 елдагы эшчәнлеге турында отчеты, 2021 елга планнар.

7. Үткән елгы җыенда бирелгән сорау тәкъдимнәрнең үтәлеше.

8. Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗановичның йомгаклау сүзе.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев