Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары-Утар балалар йорты интернатында “Сабын куыклары тудырган шатлык!”дигән тема буенча күңелле чара

2020 елның 27 май көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна “Сабын куыклары тудырган шатлык” дигән тема буенча күңелле чара уздырды.

Максат: балаларда шатлыклы хисләр тудыру.

Сабын куыклары очырту- балаларның иң яратып башкара торган күңелле шөгыльләре.

Тәрбияче ярдәме белән, балалар бик шатланып сабын куыкларын очырдылар. Аларның матурлыкларына, төрлелегенә карап сокландылар.Төрле төскә кереп, елтыраган куыклар балалар өчен, үзе бер могҗиза бит!

Аннан соң, тәрбияче балаларга “Куыкларны учыңа ал!”, “ Куыкларны сана!” дигән уеннар уйнатты. Балалар бик теләп катнаштылар. Шөгыль бик күңелле һәм файдалы узды. Балалар бик канәгать калдылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X