Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юлбат авылы җирлегендә “Саф сулы ямьле Саба” экологик маршруты узды

31 нче август көнне Юлбат авылы җирлегендә мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Тенеки авыл клуб мөдире белән берлектә “Саф сулы ямьле Саба” экологик маршрут уздырдылар. Әлеге проект “Авылымның су чыганаклары”, “Халкымның гореф-гадәт, йолалары”, “Туган авылым әдипләре” дип аталган юнәлешләрне үз эченә ала.

Чара кунакларны татлы чәк-чәк һәм “чәк-чәк” биюе белән каршы алудан башланып китте. Бәйрәм “Сабантуй” чишмәсе буенда дәвам итте. Чараның беренче өлешендә авылның үз төбәге тарихын өйрәнүче Ильдар абый Сафин Юлбат авылының кыскача тарихы белән таныштырып китте. Килгән кунаклар авылдашыбыз, шигырьләр, хикәяләр иҗат итүче Рөстәм абый Зарипов иҗаты белән таныштылар. Ул үзе иҗат иткән, туган авылына багышланган җырын җырлады. Китапханәче Юлбатның чишмәләре тарихы һәм исемнәре белән таныштырып үтте. Авылның чишмәләреннән су алынып, күргәзмә куелды һәм шунда ук татып карап була иде. Икенче өлешендә халкыбызның гореф-гадәт, йолалары буенча Сабантуйга “Бирнә җыю”, “Мунча миллеге әзерләү”, “Бәби ашы китерү” йолалары күрсәтелде. Барлык катнашучылар белән чишмә янында “Наза”, “Биш парлы” һәм башка милли уеннар оештырылды. Чара “Ак калфак” берләшмәсе әгъзаләре җырлары белән үрелеп барды. Соңыннан проектның эстафета символы булган су тутырылган шешә Бигәнәй авылыннан килгән кунакларга тапшырылды. Чара самавырда кайнаган хуш исле чәй, коймак, кайнар пылау, торт, мичтә пешкән гөбәдия һәм өстәлгә куелган тәм-томнар сыйлану белән тәмамланды.

Табигатебезгә, тирә-юнебезгә игътибарыбызны арттырып, йолаларыбызны саклап дус-тату, матур итеп яшәргә язсын алга таба да. Бездән соңгы мирас итеп матурлык, изгелек, гүзәллек бүләк итеп калдырыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев