3 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Роспотребнадзор Татарстанлыларның кайчан битлексез йөри алачагын фаразлады
«Республикада яшәүчеләрнең 60 процентын түгел, ә 80 процентын коронавируска каршы вакцинацияләргә кирәк», — диде белгеч.
-
4 сентябрьгә һава торышы
4 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Вакыты белән яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 16-21 метр тизлектә көчле бил көтелә. Төнлә +5..+10˚, көндез +11..+16˚ градус.
-
Күпкатлы йорт подвалында консерваланган әйберләр саклаган өчен штраф түләтәчәкләр
Әлеге законны бозган очракта 2 меңнән башлап 3 меңгә кадәр штраф салу каралган.
-
Юлбат авылы җирлегендә “Саф сулы ямьле Саба” экологик маршруты узды
31 нче август көнне Юлбат авылы җирлегендә мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Тенеки авыл клуб мөдире белән берлектә “Саф сулы ямьле Саба” экологик маршрут уздырдылар. Әлеге проект “Авылымның су чыганаклары”, “Халкымның гореф-гадәт, йолалары”, “Туган авылым әдипләре” дип аталган юнәлешләрне үз эченә ала.
-
Саба аграр көллиятендә белем бәйрәме
Районыбызның махсус урта белем бирү уку йорты ике ай тынлыктан соң кабат җанланды. Быел көллиятнең I курсына укырга төрле төбәкләрдән 92 егет-кыз килгән. Алар дүрт ел дәвамында икътисадчы, техник-механик, төзүче белгечлеге алачак. Югары курс студентлары булачак һөнәрләрен ничек үзләштергәннәрен җәйге чорда кырларда, башка эш урыннарында күрсәткән. Хезмәтләре өчен егет-кызларга рәхмәт әйтеп күрше районнарның оешма җитәкчеләре дә чыгыш ясады.
-
Бүген терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне
Бүген район мәктәпләрендә терроризмга каршы бердәмлек көне уңаеннан кичәләр, әңгәмәләр һәм башка төрле чаралар үткәрелә.
-
Бала – төп пассажир
Яңа уку елы башланырга да өлгермәде, ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары “Бала – төп пассажир” акциясе кысаларында Саба урамнарына рейдка чыктылар. Чара балигъ булмаганнар белән бәйле юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында оештырылды. Балаларын мәгариф учреждениеләренә машинада илтүче ата-аналар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтиме, махсус утыргычлар бармы, иминлек каешлары беркетелгәнме – шулар тикшерелде.
-
Язылу башланды
Хөрмәтле укучыларыбыз! 1 сентябрьдән киләсе яртыеллыкка газета-журналларга язылу кампаниясе башлану турында хәбәр итәбез. “Саба таңнары”на 6 айга язылу бәясе оешма-предприятиеләр өчен 861 сум, халыкка 770 сум 88 тиен тәшкил итә. Өр-яңа хәбәрләр, яңалыклар, кызыклы язмышлар белән танышырга теләсәгез, газетабызга абунәне вакытында рәсмиләштерергә онытмагыз. Алга таба да якын дуслар булып калыйк! Сезне почта бүлекчәләрендә көтәләр.
-
Халык фикере һәрвакыт мөһим
Татарстан районнарында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең мобиль жәмәгать кабул итү пунктлары эшли башлады. Максатлары — авылларда яшәүчеләр белән очрашып, аларны борчыган проблемаларны тыңлау.
-
АО «Транснефть – Прикамье» подготовило производственные объекты к работе в осенне-зимний период
АО «Транснефть - Прикамье» завершило подготовку производственной инфраструктуры к устойчивой работе в осенне-зимний период.
-
«Ак Барс» хоккейчылары яңа сезонны бер алка да керттермичә җиңеп башлады
«Ак Барс» — «Йокерит» уены исәбе — 3:0.