Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» хоккейчылары яңа сезонны бер алка да керттермичә җиңеп башлады

«Ак Барс» — «Йокерит» уены исәбе — 3:0.

Кичә Казанның «Ак Барс» хоккей командасы сезонның беренче уенында Хельсинкинең «Йокерит»ын 3:0 исәбенә җиңде. 

 «Ак Барс» Континенталь хоккей лигасының яңа сезонында Гагарин Кубогы өчен көрәшне башлады. Матч «Татнефть Арена» боз сараенда узды. 

«Ак Барс»ның официаль сайтында язылганча, команда капитаны Данис Зарипов әлеге сезон аның профессиональ карьерасында соңгысы булачагын игълан иткән. Данис Зарипов уенда бозга чыкмады, капитан вазифаларын Артём Лукоянов башкарды.

Беренче периодның сигезенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Панюков беренче алканы кертте (1:0). Унтугызынчы минутта, Казан командасы азчылыкта уйнаганда, Джордан Уил «Йокерит» капкасына гол кертте (2:0).

Икенче период. Унбишенче минутта Никита Дыняк исәпне 3:0 итте.

Өченче период голларсыз үтте.

Командалар составы:

«Ак Барс»

Бобков (Әхтәмов);

Кагарлицкий — Галимов — Тарасов, Рукавишников — Кэмпфер;

Воронков — Линдхольм — Коваленко, Лямкин — Янчевский;

Уил — Сафонов — Панюков, Юдин — Журавлёв;

Лукоянов — Бурмистров — Дыняк (Кателевский), Адамчук.

«Йокерит»

Линдбек (Ювонен);

Иконен — Шрёдер — О’Нилл, Линдбохм — Хольм;

Хянникяйнен — Коссила — Пакаринен, Грант — Фриман;

Савинаинен — Норман — Турунен, Кивистё — Скленичка;

Юнттила — Бьёрнинен — Анттила. 

Киләсе уенда «Ак Барс» Пекинның «Куньлунь Ред Стар» командасы белән көч сынашачак. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда 4 сентябрь 17:00 сәгатьтә башлана.

«Ак Барс» командасының социаль челтәрләреннән билгеле булганча, әлеге сезон Казан хоккей командасының 65 еллык юбилеена багышланачак. Команда зур бозга 1956 елда «Машстрой» исеме белән чыккан, «Ак Барс» исеме Казан хоккей командасына 1995 елда бирелгән. 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев