Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бала – төп пассажир

Яңа уку елы башланырга да өлгермәде, ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары “Бала – төп пассажир” акциясе кысаларында Саба урамнарына рейдка чыктылар. Чара балигъ булмаганнар белән бәйле юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында оештырылды. Балаларын мәгариф учреждениеләренә машинада илтүче ата-аналар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтиме, махсус утыргычлар бармы, иминлек каешлары беркетелгәнме – шулар тикшерелде.

ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары Аяз Каюмов, Фаил Мәҗитов, Гөлгенә Гаянова автокреслолар дөрес беркетелмәгән очракта ничек кулланырга кирәклеген аңлаттылар, киңәшләр бирделәр. Акция барышында балаларны бүләкләр белән үсендерүне, машина йөртүчеләргә “Шоферлар өчен белешмәлек” буклетлары бирүне “Юл хәрәкәте иминлеге”дәүләт бюджет учреждениесе үз өстенә алды. Күп кенә әниләр балаларын беренче сыйныфка баручы буларак автомобильгә беренче тапкыр утыртканнар иде. Быел укырга керүчеләр мәктәпкәчә учреждениеләргә йөргәндә үк юл хәрәкәте иминлеге нигезләрен өйрәнүләре белән мактандылар, кагыйдәләрне һәрвакыт үтәргә сүз бирделәр. “Бала – төп пассажир” чарасы Сабада гына түгел, авыл мәктәпләрендә дә үткәрелә. Уку елына старт бирелү безгә балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларын кисәтү-профилактикалау юнәлешендә эшне тагын да активлаштыру өчен этәргеч кенә. Чаралар даими үткәреләчәк”, – диде учреждениенең район филиалы начальнигы Гүзәл Ягәфәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев