Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Халык фикере һәрвакыт мөһим

Татарстан районнарында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең мобиль жәмәгать кабул итү пунктлары эшли башлады. Максатлары — авылларда яшәүчеләр белән очрашып, аларны борчыган проблемаларны тыңлау.

“Халык нигездә актив. Күбрәк социаль юнәлешле сораулар бирелә. Кешеләр элеккечә өлкәннәргә сугыш чоры балалары статусы бирелүен тели, яшьләр авылда калсынга көнкүреш шартларын тагын да яхшыртуга кагылышлы наказлар бирелә. Тәкъдимнәр „Минем депутат“ сервисында теркәлә һәм программаларга кертелә. Халык белән аралашу ә авылларның социаль-икътисади хәлен яхшырту, бүгенге чынбарлыкны күз аллау өчен кирәк», – диде жәмәгать кабул итү пункты вәкиле Рәсилә Исмәгыйлова.

Өченчекөн мобиль төркем Югары Симет, Мичән, Тимершык авыл җирлекләрендә булды. Кабул ителүгә килүчеләр үтенеч-гозерләрен “Минем наказ” бланкына язып калдырды. Мисалга, Түбән Симет авылында яшәүчене кәрәзле элемтә чарасының начар эшләве борчый. Шулай ук төзелә башлаган йортны эшләп бетерү өчен социаль ипотека алуга кагылышлы сорау да бирелде. “Авылыбыз үсә, яңара. Күп кенә яшьләрнең авылда каласы килә. Ләкин торак проблемасы туа. АПК тармагында эшләмәгән яшьләрне дә ипотека программасына кертсеннәр иде. Процентларын түбәнрәк итәргә кирәк”, – дип наказ бирде Югары Симет авылында яшәүче. Әлеге җирлек Арча районы белән чиктәш. Ләкин ике арада 6-7 километр озынлыгындагы юлдан яңгыр яуган вакытта йөрерлек түгел. Симетлеләр шушы юлны да тәртипкә китерүне сорыйлар.

Мобиль пунктка гозер белән түгел, киресенчә, җирле үзидарә җитәкчеләренә рәхмәт әйтергә дә килделәр. Үзара ышаныч булганда җирле әһәмияткә ия байтак мәсьәләләрне гражданнар инициативасына таянып хәл итү юллары да табылачак. Мобиль пункт районга тагын 8 сентябрьдә киләчәк. Наказларны порталда да бирергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев