Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба аграр көллиятендә белем бәйрәме

Райо­ныбызның махсус урта белем бирү уку йорты ике ай тынлыктан соң кабат җанланды. Быел көллиятнең I курсына укырга төрле төбәкләрдән 92 егет-кыз килгән. Алар дүрт ел дәвамында икътисадчы, техник-механик, төзүче белгечлеге алачак. Югары курс студентлары булачак һөнәрләрен ничек үзләштергәннәрен җәйге чорда кырларда, башка эш урыннарында күрсәткән. Хезмәтләре өчен егет-кызларга рәхмәт әйтеп күрше районнарның оешма җитәкчеләре дә чыгыш ясады.

Арчаның “Ватан” агрофирмасы вәкиле көллияткә Апаздан килеп белем алучыларга стипендия дә биреләчәген әйтте. “Аның күләмен 4 мең генә түгел, “5”легә генә укысыннар өчен 5000 сум итәргә булдык”,– дип сөйләде Мансур Әхмәтов. Гомумән, 1 сентябрь тантанасының күп өлешен каникулларны хезмәттә уздырган студентларга грамоталар, акчалата бүләкләр тапшыру алды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин җәй буе аграр тармакта эшләүчеләргә булышучыларга тармак министры Марат Җаббаровның да рәхмәтен җиткерде.

Быел аграр уку йортында белем алачак 360тан артык студент районнарның эшче яшь кадрлар резервы булып тора. Көллият директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов үзенең чыгышында укуны хезмәт белән бергә бәйләп алып барганда гына куелган максатка ирешеләчәгенә басым ясады. “Киләчәк планнарга килгәндә, Рәис Нургалиевич әйтеп киткәнчә, ул – цифрлы технологияләр. Без, алга карап эш итеп, роботлар белән дә шөгыльләнә башладык. Бу өлкәдә тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә кирәк булачак. Һичшиксез, тырышырбыз, робот техникасын өйрәнүдә сынатмабыз, ярышларда алдынгы урыннарны алырбыз. Шартлар бар, калганы барысы да үзебездән тора”,– диде җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев