Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЮЛЛАРДА КАР ТОТМЫЙЛАР

Кышның ике халәте бар: болытлы икән – кар-буран чыга, аязса – салкын. Быел исә кыш беренче сценарий буенча хакимлек итә. Узган атнада моның шулай икәнлеге аеруча сизелде: юлларда көрт барлыкка килде. Район юлларын чистартып-карап торучы оешмалар, шәһәр һәм авыл җирлекләре табигать сынауларына әзер идеме? Әлеге сорауны иң элек “Татавтодор“ җәмгыятенең Саба филиалы баш инженеры Илдус Гәрәевка бирдек.

  –Кышка кар яуганчы ук әзерләнәбез.  Безгә төбәк әһәмиятендәге 328 километр  юлларны кардан чистарту бурычы куелган. Сезонда 20-25ләп махсус техника катнаша. Алар һава шартлары начарлануга юлга чыгарга әзер. Эшне ике сменада оештырдык.  Барлыгы 8 мең тонна ком-тоз катнашмасы, 360 тонна чиста тоз тупланды. Тозның 194 тоннасы тотылды  инде. Һава торышы начарайган, буранлы көннәрдә иң элек төп автомобиль трассалары, аннары торак пунктларга илтүче юллар кардан чистартыла. Транспорт чаралары хәрәкәтендә тоткарлык килеп  чыкмый”,– диде  ул.  

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кар эретү пункты бармы Сабада. Тозлы карны кая куясыз?