Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Заман белән бергә иңгә-иң

    Ямьле май көннәрендә район авылы хуҗалыгы һәм азык-төлек идарә­се начальнигы, республика­быз­ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Га­фур Хәсәншин олы юбилеен – 60 яшен билгели. Барлык гомерен җирдә эшләүгә багышлады ул.

    Кемгәдер  газетага бирел­гән котлауда шигъри юллар хәтердә калган:

    Заманалар бигрәк авыр, дип,

    Җитәр инде, күңел, көрсенмә.

    Кемдер килеп эшләмәде әле

    Без эшлисе эшнең берсен дә.

      Нинди мәгънәле  сүзләр! Әйтерсең лә алар Гафур Шәйхулла  улына карата әйтелгән  һәм гомер буе яшәү принцибы булып яңгырый кебек. Иске Җөри авылында туган егет 1981 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын  тәмамлаганнан  соң, хезмәт юлын  Кукмара районы “Әсәнбаш”  колхозында  рәис  урынбасары булып башлый. Армия сафларында хәрби бурыч үтәгәч тә, шушы   хуҗалыкка кайта.  1985-1992 елларда  ул Кукмараның “Нырты” совхозы директоры  урынбасары һәм  директоры. Аннары 7 ел “Саба”  күмәк  предприятиесенә җитәкчелек итә. Ә 1999 елда инде  аңа район авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәсе дилбегәсен  ышанып тапшыралар. Һәм менә шул көннәрдән соң нәкъ 20 ел вакыт үтеп  киткән.

    Бу еллар эчендә, югарыда китерелгән шигъри юллардагыча, нинди генә үзгәрешләр, үзгәртеп корулар булмады! Әмма район авыл хуҗалыгы һәм аның җитәкчесе, үз кыйбласына тугры калып, җирне нәтиҗәле файдалануны, күбрәк ашлык, ит, сөт җитештерүне, авыл халкының мәнфәгатен кайгыртып, социаль-көнкүреш проблемаларны хәл итүне һәрвакыт алга куеп эшли. Шул еллардагы финанс кризислары шартларында эшләү, башка бихисап сынаулар аны  чыныктырды гына. “Рәис Нургалиевич  – урман хуҗалыгында, мин “Саба” совхозында эшләгәндә үк, үзара күрше хуҗалыклар җитәкчеләре буларак бер-беребезне  яхшы белә идек. Авыл хуҗалыгы идарәсенә дә, бергә эшлик, дип ул чакырып алды. Аграр тармакны биш бармагыдай  белүче Марат Готовичның авыл хуҗалыгы министры булуыннан да оттык. Аларның хезмәтемдә ярдәмен һәр­вакыт тоеп, проблемаларны күпмедер җиңелрәк хәл итеп килгән көн”,– дип искә ала Гафур Шәйхулла  улы бүгенге хезмәт вазифасына  килгән елларын.

      Инде авыл хуҗалыгы башлыгы кәнәфиендә  ике дистә еллык хезмәтнең нәтиҗәләрен күзаллау өчен кайбер саннарга мө­рә­җәгать итик.  Әйтик, 2018 елда авыл  хуҗалыгы тар­магында барысы 3,348 мил­лиард сумлык  тулай про­дукция күләме тәэмин ителде.

    (Ахыры 3нче биттә).

    (Ахыры. Башы 2нче биттә).

      Соңгы 20 елда  районның терлекчелек продуктлары җитештерүдә республикада беренче бишлектән түбән  төшкәне юк. Терлекләр саны кимеми, арта гына бара. Хуҗалыкларда  үзгәртелмәгән, яңабаштан төзелмәгән тораклар калмаган диярлек. Җитәкче  фикеренчә,  соңгы вакытта күрше  районнарда фермаларны эреләндерү кызу темплар белән бара, димәк, безгә дә калышырга  ярамый. Чулпыч һәм Туктар авыллары  янында меңләгән башка  исәпләнгән терлекчелек  комплексы төзелешләре моның  ачык мисалы.  “Фәнни итеп әйткәндә, интенсификация югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Бу заман таләбе технологияләргә дә, техниканы модернизацияләүгә дә кагыла”,– ди Гафур Хәсәншин. Гомумән, җитәкче тармакка “Терлек азыгы культуралары катнашмаларын игү технологиясен  камилләштерү” дигән темага диссертация яклаган фән  кандидаты  буларак та фәнни югарылыкта якын  килә. Шушы  урында  аның 2006 елда  фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның Дәүләт премиясенә  лаек  булган җитәкче икәнлеген дә язып үтик. 2010 елда аңа Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде Эшеңне күрә белүләре һәркем өчен куаныч. “Гафур Шәйхулловичны “Саба”  совхозында  директор булып  эшләгән вакытыннан ук  беләм.  Бик  ярдәмчел кеше. Элегрәк җитәкчеләр арасында иртәнге 4тән хуҗалыкларда булып тәҗрибә алмашу алымы бар иде. Аның төпле  фикерле икәнлеген шул чорда күңелгә сеңдереп  калдым. Миңа берничә авыл хуҗалыгы  начальнигы белән  эшләргә туры  килде. Гафур, үзең кара инде, дигән  шикеллерәк  мәгънәдә  сөйләшми, вәзгыятьне дөрес тотып алып, эш-ниятеңнең ахыргы нәтиҗәсен алдан күзалларлык яссылыкта  фикер   йөртә  белә. Авыл хуҗалыгы тармагында туачак проблемаларны  белә торган  җитәкче белән  эшләве җиңел, билгеле”,– ди Гафур  Шәйхулла улы турында Икшермәдәге крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Зөфәр  Мөхәммәтшин.

      Гафур Шәйхулла улының иң зур бәхете, әлбәттә, гаиләсе. Тормыш  иптәше  Римма ханым белән туган  авылы Иске  Җөригә армиядән  ялга  кайткач таныша ул. Аннары вакытлыча  аерылганда мәхәббәт ике арада  йөргән гыйшык хатлары  аша  ныгый.  Инде хәзер  игезәкләре Гөлназ белән Илназ – үзләре югары белемле белгечләр. Төпчек  уллары Бәхтияр  Казан юридик институты шәкерте. 

    Гафур Хәсәншин гомер юлында бик яхшы күңелле кешеләр очратуы белән дә  тормышка рәхмәтле. Бала  чакта ук әнисез, X сыйныфта укыганда әтисез  калган егет яшь­легендә үзенә дөрес  юл күрсәтүчеләргә ихтирам саклый. “Син яхшы укыдың, башың бар. Авыл хуҗалыгы институтына  барып кара әле”,– дип киңәш иткән була Иске  Җөри урта  мәктәбе  директоры Илгиз Галимуллин инде өлгергәнлек аттестаты алган Гафурны урамда очратып.  Шушы  киңәшне  тотып авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләүче  югары  уку   йорты  студенты булганы  өчен үкенми ул. Ә яшәлгән елларның артуы – табигый күренеш, алар нинди дә булса файда белән үтә икән, димәк, җирдә бушка яшәлмәгән, максатларга ирешелгән! “Еллар имин, авыл хуҗалыгы өчен уңышлы килсен. Кешеләр дөньяның матурлыгын күреп, бәхетле яшәсен. Чөнки гомер бит ул ничек яшәсәң дә үтә. Бер акыл иясе, тормыш – ул  тимер кебек, куллансаң – кими, кулланмасаң — тутыга, дигән. Тутыгып, мүкләнеп ятудан куркырга кирәк”,– ди юбиляр.

    Автор фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: