Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Заманча технологияләр һәм хезмәткә җаваплы караш – фермер хуҗалыгы үсешенең нигезе

Сәхифәбез “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгына багышлана.

Кынлыктан чыгу юллары

 -Зөфәр Зиннәтович, җитештерү процессын төгәл саннар ачык күрсәтә. Сүзне 2025 елгы эш нәтиҗәләреннән башлыйк әле.

–Икътисади күрсәткечләргә тукталсак, безнең хужалыкта барлык авыл хужалыгы продукциясе сатудан 526 миллион 326 мең сумлык керем алынды. Шуның 95 проценты терлекчелеккә туры килә. Сөт сатудан 463 миллион 222 мең, иттән 35, 386 миллион  сум акча керде.  2024 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда барлык акча кереме 48,354 миллион сумга күбрәк (110 %).  Бер кешегә 7,18 миллион сумлык продукция сатканбыз. Рентабельлелек –42,2 процент. Әлбәттә, сатканчы башта җитештерергә  кирәк. Сыерлардан 113300 центнер сөт  савып  алганбыз. Ул бер сыерга 13733 килограмм туры килә, ягъни чагыштыру  чорына карата 106 процент. Терлекләрнең баш санын 2024 елдагыдан 232 башка арттыра алдык. Димәк ит житештерү дә артты һәм 3681 центнер тәшкил итте. Барысы 1125 бозау алынды. Тәүлеклек үсештә бер  кило  чиген  уздык. Бер центнер ит җитештерү өчен 9 центнер азык берәмлеге, 12 кеше-эш сәгате тотылды.

Алынган  керемнең 5 проценты игенчелеккә туры   килә. Бөртеклеләрнең барлык уңышы 73118, бер гектарга 53,6 центнер  тәшкил итте. Шулай ук быел бөртеккә көнбагыш культурасы да сугылды. Барлык  чыгымнары 2,2 миллион булып, сатудан чиста табыш 5,428  миллион сумга җитте. Быел  кукуруз ике тапкыр  күбрәк  мәйданда 200 гектарда  үстерү  планлаштырыла. Игенчелек һава шартларына нык бәйле. Ел саен гектардан 50 центнер булмаска да  мөмкин. Әмма терлекләрне  кирәкле  күләмле  фураҗ белән  белән тәэмин итү, эшчеләргә  бирү  өчен 40 мең центнердан  ким  булмаган  ашлык алу  – ел таләбе. Бер баш шартлы терлеккә 40 центнердан  ким булмаган азык берәмлеге тупларга  кирәк.

–Ел  саен төзелешләр  алып  барасыз...

–Ансыз булмый. Ул киләчәккә инвестиция дигән сүз. Ел дәвамында 98 миллион сумлык төзелеш алып барылды. Тиресне  утильләштерү  өчен лагуна, 200 башлык  сыерлар торагы, өч силос траншеясе, җылы гараж  төзелде. Юллар салынды. Машина  паркы да  яңартуны  сорый.  Шул  максаттан 68 миллион сумлык техника, җиһазлар алынды.

–Быелга  чыккач, сөт сату бәяләре тагын  төшкән дип  ишеттем. Мондый   шартларда хезмәтне  оештыру өчен нинди чаралар   күрергә туры  киләчәк?

 –Бәяләр  узган елның октябреннән  төшә башлады.  Хәзер  сөтне былтыргыдан 7  сум 50 тиенгә кимрәккә  сатабыз. Шуны исәпләп  чыгардык: быел литрына  35  сумнан  алганда,  12 айга  90 миллион  сум  акча  керми калачак дигән   сүз. Бу әле бәяләр тагын  да төшмәгән очракта. Инде вәзгыятьне икътисадый  яктан  анализлап китик. 2025  елда хезмәт хакы итеп 88 миллион  сум акча түләгәнбез. Салымнары белән 115 миллион сумга чыга. Хуҗалыкта барлык  акчаның 20 процентка кадәре хезмәт хакына тотыла. Без шундый дәрәҗәгә  ирештек: айга 97800  сум  эш хакы түли  алдык. Бу – республикада иң югары күрсәткечләрнең  берседер. Моңарчы беренче  өчлектә  йөрдек.  Хәзер беренче  урындадыр.  Шушы дәрәҗәгә  күтәрелгәч, быел бер кешегә хезмәте  өчен 20 мең  сумга ким түләү  куркынычы туа. Әлбәттә, моңа беркем дә  риза булмаячак. 2025 елда табыштан  төзелешләр  алып баруга тотылган  чыгымнарны әйттем. Быел алда күрсәтелгән 98 миллион булмаячак бит инде. Күрәсез, төзелешләр алып бару  сорау астында кала. Әйтик, 200 башлык торак  салырга планлаштырган  идек. Моны,  мөгаен,  кичектереп  торырга туры  киләчәк. 

Хәзер белгечләр белән шушы катлаулы финанс вәзгыятеннән  чыгу юлларын эзлибез. Телибезме-теләмибезме, итәкләрне бераз  җыярга  туры  киләчәк. Барысын  да әйтеп тә бетереп  булмый. Әмма экономияләү төп  средстволарны сатып  алуларга  күпмедер  кагылачак. Шунысы  ачык: болай озак бара  алмый.  күпмедер  вакыттан  барыбер сатып  алу бәяләре  җайланыр. Белгечләр сентябрь  аенда  яки  ел  ахырында, диләр. Әгәр дә ул  чорга    күбрәк  мал белән керәбез икән, яңа  бәяләр белән старт  алып  китү  күпкә  җиңелрәк  булачак. Әлеге юнәлештә эш бара. Гыйнварда 37 тана бозаулады, бу айда  сыерлар санын 18 башка  арттыруга ирештек.  Моның белән генә канәгатьләнеп  калмыйча, беренче  кварталда  60 башка җиткерергә  кирәк. Хәзерге  вакытта көнгә 33 тоннадан  артык сөт савабыз.  Саву  залындагылар 38-39 литр тирәсе,  яңа  салынган  торакка кертелгәннәр – 36-37, ташлана башлаган  сыерлар 28-29 литр  сөт  бирә. Егерме литр продуктлылыклы  сыерның  сөтен   арттырырга була әле. Ә ике ярым пот биргәннәрнең җилененә  тагын күпме  сөт төшертергә  була. Ул резина түгел бит. Шулай  итеп, максатка  сыерлар  санын арттыру бәрабәренә ирешергә  кала. Ничек  кенә булмасын, хезмәткә түләүне  киметмәячәкбез. Хәзерге вакытта проблеманы хәл итү  өчен хезмәтне оештыруның күпмедер кооператив формасын да эшкә  җигү мөмкинлекләрен эзлибез. Район җитәкчеләре дә хуплады. Бу бурычларны хуҗалыкта эшләүчеләр дөрес итеп аңлыйлар, һәркем үзенең намуслы хезмәте белән гомуми уңышларга өлешен кертә.

–Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Эшлә­регездә уңышлар телибез!

Берүзенә дүрт техника

“Дүрт техникам бар: “КамАЗ”, “Акрос” комбайны һәм ике трактор, –  дип санап китте Айрат Хәмитов. – Кырга чыккач  яки  фермага кайсысы  кирәк, шунысына утырам. Күбрәк “КамАЗ” да инде, дүртенче  ел китте. Әле  менә Менделевскидан  100 тонна  ашлама  ташыдым. Аннары җир  сыен  кырга  чыгарам. Игеннәр өлгергәч, комбайнны  кабызам. Быел Рәис Шакиров, Рөстәм Гәрәев белән эшләдек. Өчебезнеке дә – “Акрос”лар. Барысы 1106 гектар мәйданда эш башкардык. Күрсәткечләр Рәис  Шакировныкы югарырак: ул 27489 центнер бөртек  суктырды. Ашлыкны ташуда  шоферлар Фәрит Мөхәммәтҗанов,  Илнур Заһриев, Галинур Ногманов,  Рафаэль Закиров,   Нәфис Шакиров тоткарлык тудырмадылар”, – диде Айрат.

Ул техника остасы гына түгел, спортчы да икән. Әле шушы көннәрдә генә “Икшермә” командасы составында “Алтын туп” универсал залында Илмир Вәлимөхәммәтов истәлегенә үткәрелгән мини-футбол  турнирында катнашты. “Хәзер  хоккей  уйныйбыз, хәрәкәттә – бәрәкәт”, – ди Айрат Хәмитов.

Әнисе юлыннан

 Бозау караучы Гөлинә Заһи­дуллинаның  әнисе  Фирая  Иб­раһимова да фермада сыерлар сау­ган. Фидакарь хезмәте өчен 90нчы елларда Татарстан Рес­публикасының атказанган терлекчесе исеменә лаек булган. Кызы да әнисе юлыннан киткән.

“Махсус белемем булса да, шәһәргә китү турында уйламадым,  үз-үземә беркая да бармыйм, авылда  калам дидем. Без  эштән  курыкмыйбыз. Бер дә үкенмим. Башта яшь бозаулар карадым. Хәзер  өч  айдан зурраклар торагына күчтем. Ирем  Зөлфәт белән фермада бергә бергә  эшлибез. Ул  инде 1998 елдан бирле, минем дә  стажым  16 елга тулды. Торакта тәрбияләнгән бозаулар каплату  вакытына җиткәнче тотыла. Алар көр, бер  яшькә кадәр тиешле артымны биреп барырга тиеш. Тиешле таләпләрне үтәргә тырышабыз”, – ди Гөлинә.

Бозауларның алдында сыйфатлы азык, аслары  чиста һәм  коры, пычкы чүбе  сибелгән. Өйрәтелгән кебек бутамыйча  үз  урынына барып  ятканнары  да күп икән. Шулай ияләнгәннәр.  Гөлинә Заһидуллина 2025 елда уртача  тәүлеклек 1187  грамм  үсеш  алуга ирешкән. Барысы 233 мал исәпләгәндә бер мең центнерга  якынлаша. Бу – бик  яхшы күрсәткеч. Гөлинә өч бала анасы.

“Кечкенәсен бакчага илтү,  алып кайту проблемалары бар. Зөфәр абый беркайчан да  каршы килми, гел хуплап кына тора. Хезмәт дисциплинасын бозмыйбыз, мал тәрбияләү технологияләрен саклыйбыз”, – ди ул.

Җитәкче дә аларның эшеннән канәгать.

Инженер күбрәк белә

Фермер хуҗалыгында төрле  маркадагы 28 трактор исәпләнеп, алар белән 62341 эталон гектарда  эш башкарылган. Күпчелекне талымсыз “МТЗ-82”ләр  алып тора. Еллары барса да, җидесе дә төзек,  эшкә  яраклы  хәлдә. Механизаторлар аларны вакытында ремонтлап, техник  карауга  яхшы  әзерлек белән  куя. Барысына да эш чыгып тора. Техника, елның-көннең  кайсы вакыты булуга  карамастан, ачкычын   боруга  кабынырга тиеш.

“1989  елда армиядән кайттым, шуннан  бирле  тракторда. Язын кырларга тырмага чыгам. Аннары  күпьеллык үләннәрне чабам, үзем  җыям һәм төргәклим. Менә пресс-җыйнагычны ремонтлап  ятыш. Авыл хуҗалыгы машиналарына Пермьгә кадәр барып запчасть  алып  кайттылар. Инженерыбыз Рәсим Шакиров нинди деталь кирәген барысын да белеп тора. Безнең стаж күбрәк булса да, күп нәрсәне аннан  сорыйбыз. Аңлатып, күрсәтеп бирә. Җитәкчебез дә үзебезнеке, кеше хәленә керә белүчән, акчаны  вакытында алабыз, шуңа күрә эштән китү турында  уйлаган да юк. Механизаторлар – күмәк халык, күтәрәсе-төшерәсе булса, бер-беребезгә  ярдәмгә  киләбез.  Ул  яктан  тәртип.  Кырда эш бетүгә, тракторларны куябыз да,  фермага барабыз. Шулай   күнегелгән һәм  беркем дә зарлануны белми”, – ди “МТЗ-83”не иярләүче Раиф Давытов.

Ул терлек  азыгы әзерләүгә 2025  елда 2300 эталон/гектарда эш башкарган.

Былтыр хуҗалыкта барлык техникага 285 тонна ягулык сарыф ителгән, 2024 елда 319 тонна тәшкил иткән булган. Шулай ук запас частьлар  алуга да 900 мең  сумга  кимрәк акча тотылган. Техника куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрелеп, игенчеләргә махсус эш киемнәре бирелгән.

Цитата
“Безнең туфракта ашламаны аз кертеп кенә югары уңыш алып булмый. 2025 елда җирләргә барысы 748 тонна  ашлама  кертелде. Тәэсир итүче  матдәдәрдә  бер гектарга 120  килограмм туры  килде. “Туман-2”  агрегаты безгә бу  эштә зур ярдәм итә. Көнгә 150-200 гектар җир эшкәртелеп барылды. 
Хуҗалыкта күпьеллык  үләннәр 550 гектар  мәйдан  били. Ягъни  сөрү җирләренең 21 процентын тәшкил итә.  Аларны  ел  саен  яңартып торабыз.  Быел да бу эш  100 гектарда  планлаштырылды. Шулай  ук  шикәргә бай  судан соргосы гибриды 150 гектарда үстереләчәк. 2025 елда әлеге культурадан уңышны ике тапкыр  җыеп  алдык. 
 Көзге  чәчү 300 гектар мәйданда үткәрелде. Бу агротехник чара барышында  да яңалык керттек: терлек азыгы  өчен  100 гектарда тритикале һәм көзге вика орлыкларын бергә кушып чәчтек. Уҗымнарны көздән авыруларга  каршы эшкәртеп  калдырдык”.
Агроном Данил Сәйфуллин чыгышыннан.

Телләр төрле, теләкләр бер

“Сыер” үзбәкчә дә – сыер, “сөт” үзбәкчә дә  сөт. Әйтелешләрендә бераз  аерма бар,  ләкин аңлашыла. Үзбәкстаннан килүчеләр шактый эшләгән “Мөхәммәтшин” ху­җалыгында телләр охшашлыгы зур әһәмияткә ия. Әнәс Ибраһимов та 2нче саву залында бергә эшләүче кулдашы Куандык Матчанов белән хәзер җиңел аралаша. Татарчага тиз өйрәнгән ул. Әле Куандыкка 19 гына яшь. Эшеннән канәгать. Хезмәт килешүен бер  елдан соң тагын озайтырга теләге бар. “Ул егетләргә ышанып сыер саварга була. Безнең бит үз тормышыбыз да бар. Объектив сәбәпләр аркасында сменага чыга алмасаң да, хәлеңә керәләр.  Эшләрен  яратып  башкаралар”, – ди Әнәс.

Чыннан да,  хәзер  Ибраһимовлар гаиләсендә  6 бала үсә.  Кечесенә өч  кенә  ай. Төрле  хәлләр  килеп  чыгарга  мөмкин бит. Ибраһимовлар авылда  калучыларга 80/20 программасы буенча 2022 елда төзелгән   йортта  яшиләр. Биш елга  килешү төзегәннәр. Аннары арендага бирелгән йорт  аларның  үзләренә  калырга тиеш.

“Эшләргә шартлар яхшы, малларны  ярату хисе бар.  Җитәкчеләр безне  аңлыйлар, ихтыяҗ туган  әйбереңне  бирәләр.  Читкә  китсәң, каядыр йөреп  эшләсәң,  зур  чыгымнар  кирәк булачак. Безнең хезмәт  хаклары  әйбәт, кулга 80-82 мең  алабыз.  Акчасын алгач бөтен  авырлыгы онытыла”, – ди оператор. Эшләре барышында  саву  аппаратына тоташтырылган дисплейга игътибар иттем. Табло 22,2  санын күрсәтә  иде, бу бер савуга 22,2 литр!  Сыерлар көнгә 3 савыла. 2025 елда Әнәс Ибраһимов һәм Куандык Матчанов торагында бер сыерның уртача продуктлылыгы 13733 килограмм тәшкил иткән. Барлыгы 18265 центнер. Бу  – 60 тонналы 30 товар поезды  цистернасы дигән сүз.

Тәҗрибә еллар белән туплана

Резеда Әхмәтова эшләгән торакта иртәдән ыгы-зыгы сизелә иде. Ветеринарлар кергән-чыккан кешегә игътибар итмичә, яшь малларга прививка  ясыйлар, сәламәт булып үсүләрен кайгырталар. Ничәнче санлы бозауга һәм кайчан туган, нинди вакцина кертелгән – барысы да дәфтәргә җентекләп теркәлеп барыла. Берсен дә бутарга ярамый. Әгәр бозауга прививка ясалмаса, ул йогышлы авыруларга бирешә башлый. Тормышның беренче айларында аның иммун системасы формалаша гына, шуңа күрә патоген микроорганизмнар белән тиз йогышлана.

“Вакцинациянең үз графигы бар, ул гел бара торган процесс. Үлем-җитеме дә бер дә юк дип әйтеп булмый.  Чөнки ай  саен  йөздән артык бозау алабыз. Тәүлеклек  артымнары  800-890 грамм тәшкил итә. Резеда бу торакта 196 баш бозау тәрбияли. Саннарын шуннан арттырмаска тырышабыз, күбәйсәләр икенче  торакка  күчерәбез. Резеда – уңган терлекче. Иптәше Дамир бригадир, ягулык-майлау  материаллары бирүче дә. Үрнәк гаилә”, – диде Зөфәр Зиннәт улы да терлекче турында.

Резеда үзе дә иртәнге сәгать 6да  торакка  килүгә, башта малларны җентекләп күздән кичереп чыга.  Кәефсезләре  күренмиме, эчләре  китмиме?  Боек  мал тиз үсеп китә алмый, авырлык  җыймый, ә түләү артымнан.Терлекчелектә 20 еллык тәҗрибәсе аңа һәр  малга  карата бик  сизгер булырга  өйрәткән. Былтыр ул эш  күрсәткечен тагын да  яхшыртып, барысы 376 центнер  артым  алуга ирешкән.

Сәхифәне Фәнил Мәүлетов әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев