Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзара салым – уртак эш

Авыл җирлекләрендә 2020 елда гражданнарның үзара салым акчалары белән идарә итү һәм алардан файдалану мәсьәләләре буенча халык җыеннары башланды. Бу мәсьәләдә Эзмә авылында узган шимбәдә мәдәният йортында сөйләштеләр. 2019 елда җыйналган үзара салымның тотылышы турында авыл җирлеге башлыгы Альмир Шәйхетдинов чыгыш ясады. Агымдагы елда да үзара салымны 300әр сумнан җыю турында карар кабул ителде.

undefined Акча Киров урамының калган өлешенә вак таш салып бетерүгә һәм кибет каршындагы мәйданны төзекләндерүгә тотылачак. Хәзерге вакытта авылның Мәктәп урамына “Татарстан Республикасында авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасы нигезендә җәяүлеләр өчен тимер-бетон плитәләрдән яңа тротуар салу эше бара (фото). Җәяүләр иминлеген тәэмин итүне күздә тоткан эшне «Саба ПМК “Мелиорация”, “МДСУ-1” оешмалары башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев