28 октябрь 2020 яңалыклары
-
Бүген Иләбәр авылында "Умырзая" балалар бакчасы ачылды
Бүген Иләбәр авылында «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа балалар бакчасы ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, район җитәкчелеге балаларның әти-әниләре катнашты. Балалар бакчасы 50 балага исәпләнгән. Бина мәгариф учреждениеләренең барлык яңа таләпләренә дә туры килә. Проект буенча бинада уен, йокы, киенү-чишенү, буфет һәм бәдрәф белән төркем бүлмәләре бар. Шулай ук музыка һәм физкультура дәресләре өчен заллар, медицина блогы, административ-көнкүреш бүлмәләре, азык-төлек блогы да җиһазландырылган.
-
Җ.Ч. “Игенче” җәмгыятендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән котлау
Җ.Ч.”Игенче” җәмгыятендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан азык-төлек җыелмасы салынган пакетлар бирелде. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне - барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Авыл кешесе хезмәтенә кадер - хөрмәт күрсәтү - бу бәйрәмне дәрәҗәле итә.Шушы матур, якты бәйрәм белән кайнар котлыйбыз. Бәхет, ныклы сәламәтлек, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телибез.
-
Питрәч эшмәкәре: Тегүчеләр бетеп бара, ун елдан бу зур проблемага әйләнәчәк
Алты кешелек тегүчеләр командасы белән Рамилә Гайнетдинова Татарстан коллективларына һәм чит төбәкләр, илләрдәге ансамбльләргә милли костюмнар тегә.
-
29 октябрьдә Татарстанда һава +7 градуска кадәр җылыначак
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми.
-
Татарстанда коронавирус аркасында мәктәп каникулларын озайтырга җыенмыйлар
Республикада балалар арасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны олыларга караганда ун тапкырга кимрәк.
-
Бүгеннән башлап Татарстанда парковкада һәм лифтта битлек кию мәҗбүри
Республика территориясендә төнге вакытта кафе һәм рестораннар эшен чикләү турындагы карарны җомга көнне кабул итәчәкләр.
-
Татарстаннан "Миссис Россия Planet-2020" үз хыялын сәхнәдә тормышка ашырган
Роза Булатова яшь әниләргә ни өчен матурлык бәйгеләрендә катнашу ошаганын сөйләде.
-
Татарстанда машиналары юл кырыена төшеп киткән ике егет имгәнгән
Һәлакәт М7-Шигали юлының 7нче километрында булган.
-
Район сулышы: 60 ел элек
Районыбыз оештырылуының юбилей елы төгәлләнеп килә. ТАССР төзелгәннән соң аның территориаль бүленеше буенча моннан 90 ел элек булган вакыйгалар турында хәзер китаплардан гына укып беләбез. Район елъязмасын булдыруда җәмгыять көзгесе булган матбугат та зур урын тота, әлбәттә. Бу көзгедә башкарган эшләребез, булган җитешсезлекләр, яшәү рәвешебез, матур традицияләребез, һәр милләт халкының гореф-гадәтләре, кыскасы, үткәнебез, бүгенгебез чагылыш таба. Газета, бер яктан, хөкүмәтебез алып барган сәясәтне - халыкка, икенче яктан, халыкның уй-фикерләрен, борчыган сорауларын власть органнарына җиткерүче, ягъни ике арадагы арадашчы ролен дә үти. Моннан 60 ел элек район матбугаты ниләр язган соң? Әйдәгез, “Колхоз байрагы” газетасының 1960 елгы төпләнмәсенә күз йөртеп чыгып, истәлекләрне яңартыйк, яшьләргә ул чор турында сөйлик әле.
-
Табиб: Covid-19 кичергән кешеләр депрессиягә, йокы һәм хәтер начарлануга зарлана
Covid-19 авыруыннан соң медицина реабилитациясен оештыру системасына психологик ярдәм дә кертелгән.
-
Россия Герое, Татарстанда туып-үскән Сергей Рыжиков космик станция командиры булды
«Иксез-чиксез космостан карап, кайда һәм нинди милләт вәкилләре яшәгәне язылмаган туган планетабызны күргәч, бу — безнең уртак йортыбыз һәм барыбыз да аның өчен җаваплы булуын аңлыйсың», — ди Сергей Рыжиков.
-
Саба районында хәрби һәйкәлләрне һәм мемориалларны цифрлаштыру тәмамланды
Бердәм интерактив картасы «Бердәм Россия»нең “Тарихи хәтер” проекты кысаларында булдырыла.
-
Үзара салым – уртак эш
Авыл җирлекләрендә 2020 елда гражданнарның үзара салым акчалары белән идарә итү һәм алардан файдалану мәсьәләләре буенча халык җыеннары башланды. Бу мәсьәләдә Эзмә авылында узган шимбәдә мәдәният йортында сөйләштеләр. 2019 елда җыйналган үзара салымның тотылышы турында авыл җирлеге башлыгы Альмир Шәйхетдинов чыгыш ясады. Агымдагы елда да үзара салымны 300әр сумнан җыю турында карар кабул ителде.
-
Авыл хуҗалыгына кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча Министрлыкның колл-үзәгендә консультация алырга мөмкин
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 бердәм кайнар линия телефоны эшләвен дәвам итә. Ул эшли башлаганнан бирле(бу елның апрель аенда) Министрлык белгечләре 565 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (44%) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә мәгълүмат актуаль булып чыкты.
-
«Бердәм Россия» волонтерлары пенсионерларга ярминкәдән азык-төлек китерүдә ярдәм итә
Партиянең төбәк бүлекчәсенең волонтерлык үзәге катлаулы эпидемиологик чорда эшне дәвам итәчәк.