Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район сулышы: 60 ел элек

Районыбыз оеш­ты­рылуының юбилей елы төгәлләнеп килә. ТАССР төзелгәннән соң аның территориаль бү­ленеше буенча моннан 90 ел элек булган вакыйгалар турында хәзер китаплардан гына укып беләбез. Район елъязмасын булдыруда җәмгыять көзгесе булган матбугат та зур урын тота, әлбәттә. Бу көзгедә башкарган эшләребез, булган җитешсезлекләр, яшәү рәвешебез, матур традицияләребез, һәр милләт халкының гореф-гадәтләре, кыскасы, үткәнебез, бүгенгебез чагылыш таба. Газета, бер яктан, хөкүмәтебез алып барган сәясәтне - халыкка, икенче яктан, халыкның уй-фикерләрен, борчыган сорауларын власть органнарына җиткерүче, ягъни ике арадагы арадашчы ролен дә үти. Моннан 60 ел элек район матбугаты ниләр язган соң? Әйдәгез, “Колхоз байрагы” газетасының 1960 елгы төпләнмәсенә күз йөртеп чыгып, истәлекләрне яңартыйк, яшьләргә ул чор турында сөйлик әле.

undefined

1960 елда район газетасына ярты елга язылу бәясе 1 сум 14 тиен булган, ягъни бер дистә йомырка хакы. Гомуми тиражы 5138 данә тәшкил иткән.

Газета саннары, гадәттә, күтәренке рухта, ирешелгән уңышлар турындагы кыскача язмалар, алдынгылар фотолары белән башланып киткән. Авыл хуҗалыгы темасына зур урын бирелгән. Әйтик, 1960 елда районыбызның барлык хуҗалыклары дәүләткә 34508 центнер ит тапшырганнар, сөт сату йөкләмәсе 101 процентка үтәлгән. Йон һәм йомырка җитештерүдә, терлекләрнең баш санын арттыруда район колхозларының һәм совхозларының сизелерлек уңышлары булган. 1960 елда терлекчеләр ярышында Сталин исемендәге совхоздан (Аннары Ленин исемендәге совхоз булды, конторасы Үзәк бистәсендә урнашкан иде. Теләче районына керә.- авт.) Фәридә Гәрәева (ике тапкыр Ленин орденына ия Фәридә Әүхәдиеваның кыз фамилиясе.– авт.) республикада беренче урынга чыккан. Ул һәр сыердан 5380 литр сөт савып алган. Шул ук хуҗалыктан Дарья Шигаева да республикада алдынгылар сафында булган. Хуҗалыклар арасында дәүләткә ит сатуда беренче урынга “Игенче” (Эзмә), сөт тапшыруда “Искра” (Юлбат) колхозлары чыккан. Ул вакытта колхозларда тавык, сарык фермалары да эшләгән. “Һәр тавыктан 125 йомырка” исемле мәкаләдә 1949 елдан бирле эшләүче Шәмсурый Кәримова ( кызганыч, кайсы хуҗалыктан икәнлеге күрсәтелмәгән. Бәлки газета укучылар арасында аны белүчеләр булыр) мактала. Алдынгы ферма эшчесенең 2500 тавыктан көн саен 1500 йомырка алу өчен көрәшүе әйтелгән. Ул елларда йомырка авыл кешесе өстәлендә төп ризыкларның берсе булган. Без кечкенә чакта өлкәннәрнең “Фәлән абый бер утыруда 20 йомырка ашап бетерә иде” дип сөйләшкәннәрен еш ишетә идек.

Кырчылыкка килгәндә, иген уңышы хәзерге күр­сәткечләр белән чагыштырганда 2,2-3,5 тапкыр ким була. 1960 елда район колхозларында һәр гектардан уртача 8,4 центнер, Сталин исемендәге совхозда – 9,1, Икшермә совхозында 6,8 центнер уңыш алына. Район дәүләткә ашлык сату планын үтәп җиткерми. Бу хакта КПСС райкомы секретаре Габбас Гиматдиновның чираттан тыш пленумда ясаган чыгышында әйтелә. Доклад газетада ике бит күләмендә бирелгән. Район 1961 елга 4134 тонна ит, 14110 тонна сөт, 4842 мең данә йомырка, 1148 центнер йон сатарга йөкләмә ала. Һәр гектардан 10 центнер ашлык алу, сыерларның көндәлек продуктлылыгын 2580 килограммга җиткерү бурычы куела.

Алтмышынчы еллар – авыл хуҗалыгын электр­лаштыру башланган вакыт. Мәктәпләрне кечкенә электр станцияләре яктырта. Хәбәрче Ф.Шәрәфиев Киров исемендәге колхозда (Олыяз) Нургаян Фәйрушинның “Л-6” моторын көйләп фермаларга ут кертүе турында яза. Шулай ук двигатель белән коедан су чыгаруны да механикалаштыра. Радиолаштыру да төгәлләмәгән. Телевизор санаулы йортларда гына була. “Иптәш Гарифуллиннарның болай да чиста һәм матур өйләре телевизор куелгач, тагын да ямьләнеп китте. Телевизорны эшләтә башлау белән күрше-тирә кешеләре аларга җыела торган булдылар. Җирле советларга сайлауларга әзерлек вакытында бу йорт агитация урынына әверелде” диелә Сабадан Гыйлаҗ Зыятдинов язган хәбәрдә.

Мәгариф тормышына кил­гәндә, районда (Теләче районы кереп) 2 унберьеллык, 13 сигезьеллык мәктәп эшләгән. 1961 елда Теләче һәм Икшермә мәктәпләрен – 11 еллык, 13 мәктәпне сигезьеллык итеп үзгәртү бурычы куелган. Барысы 10922 укучы белем алган, беренчегә 1410 бала кергән (Хәзер мондый күрсәткечләр турында хыялланырга гына кала). “Уку елын Килдебәк, Явлаштау, Тимершык, Иске Җөри, Түбән Шытсу авылларында яңа мәктәпләрдә башларлык итеп оештырырга кирәк.

(Дәвамы киләсе газет санында).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев