Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Зары да, тәкъдиме дә булды

Өченчекөн Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов Сабада гражданнарны кабул итүләр уздырды.

undefined

Аңа үзләренең гозер - үтенечләрен җиткерергә 7 кеше килде. Кабул ителүчеләрнең сораулары һәм мөрәҗәгатьләре торак мәсьәләсенә, социаль ташламаларга, олы яшьтәгеләрнең сәламәтлеген кайгыртуга һәм башкаларга кагылышлы иде. Әйтик, Сабадан Гөлназ Хуҗина ире һәм өч баласы белән 30 квадрат метрлы кысан фатирда яши. Торак шартларын яхшыртуга өметләнә. Шәмәрдәннән 80 яшьлек Кашига Газизуллина белән Иске Мичәннән Гөлнәзирә Таҗиеваның сораулары бер үк булып чыкты: алар үзләренә авырулары буенча файдасы тигән даруларны бушлай ала алмыйлар. Кабул итүгә үзләрен социаль хезмәткәрләре алып килгән. “Исемлек буенча федераль ташламалардан файдаланучыларга каралган даруларның файдасы юк. Файдасы тия торганнарын бушка бирмиләр, үз акчабызга сатып алабыз. Шуңа күрә социаль пакеттан да баш тарттык. Нәрсәгә дип үзебезгә тиешле акчаны хөкүмәткә калдырыйк әле”,– диләр өлкәннәр. Хәзерге вакытта социаль хезмәт күрсәтү җыелмасыннан баш тарткан очракта акчалата компенсация 1155,06 сум тәшкил итә. Шуның 889,66 сумы дарулар алу өчен бирелә. Шулай да социаль пакет бушлай дәвалау һәм кыйммәтле операцияләрне түләүсез үткәрү белән дә тәэмин иткәнен онытмыйк. Социаль хезмәт күрсәтү җыелмасын алу хокукын 2020 елның 1 октябренә кадәр яңартырга мөмкин.

undefined

Кабул итүдә район ветераннар советы рәисе Расих Сабиров та булды һәм федераль яисә республика дәрәҗәсендә “Сугыш чоры балалары” (алар безнең районда 1619, тыл хезмәтчәннәре 337 кеше) турындагы закон кабул итү мәсьәләсен күтәрде. Шулай ук “Сәламәтлек” милли проектына өлкән яшьтәгеләрнең тешләрен дәвалауга кагылышлы ярдәмче программа кертүне хәл итү тәкъдиме белән дә чыкты. Сугыш чоры балаларына аерым статус бирүнең актуальлеге еллар узган саен арта бара. Виктор Демидов мөрәҗәгать итүчеләргә законга туры китереп, аңлатмалар бирде, проблемалы сорауларны хәл итү инспектор контроленә алынды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев