Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Затлы нәсел дәвамчылары

Шәҗәрә – буыннар чылбыры сәхифәсе

 

Адәм баласының үз шәҗәрәсен, туган төбәгенең тарихын белү омтылышы борынгы әби-бабаларыбыздан ук килә. Буыннар бәйләнеше кәгазьгә төшерелеп, балаларга, оныкларга мирас итеп калдырылган. Нәсел агачын төзү җиңел эш түгел. Моның өчен күп эзләнергә, архивларда утырырга кирәк. Кызыл Мишә авылыннан Мөхәммәтгариф бабай оныклары да шушы хезмәткә алына. Тырышлык бушка китми. Хәзерге вакытта аларга Бөрбаш авылында туган Мөхәммәтгариф Мөхәммәди улына кадәр яшәгән 7 буын билгеле. Аларга дигәнебез – Зәләфрүз апага, аның кызлары Дилбәр белән Гөлнәзирәгә һәм башка туганнарына. “Минем әтиемнең әнисе, Рокыя әбиемнең  тармагы, Балтач районы Бөрбаш авылына барып тоташа. Аның әтисе Мөхәммәтгариф ул заманның бик затлы мулла нәселеннән була“,– дип таныштырды оныгы Гөлнәзирә Әүхәдиева

Муллалар нәселеннән

Кызыклы мәгълүматларны китаплардан да табарга була. Әйтик, “Татар халык риваятьләре һәм легендалары” дигән китапта Арча районының Иске Кенәр һәм Яңа Кенәр авылларына Исәнкол исемле кешенең нигез салуы турында языла. Ул исә Мөхәммәтгариф Мөхәммәди улының 7нче буын бабасы (Ихсан бине Гомәр бине Кадермәт бине Сәет бине Ирмән бине Исәнкол) була инде. Шәҗәрәдә нәсел агачының тармаклануы Гомәр улы Ихсаннан башлана. Бу турыда мәгълүмат Нурмөхәммәтова Лилиянең “Саклагыз нигез ташын! Бөрбаш авылы тарихы” китабында да урын алган. “Ихсан хәзрәт Арча районы Мәмсә авылында туган, Мәчкәрә мәдрәсәсендә укып гыйлем туплаган. Күренекле замандашларына багышлап мәдхияләр, мәрсияләр язган. Ул Мәчкәрәдә укыган чорында туган авылына кайтканда юл өстендә булган Бөрбаш авылына туктап ял иткән.Авыл кешеләре аны көтеп алган, ул биредә тукталгач, ир-атларның сакалларын кыра, чәчләрен ала торган булган. Ихсан шәкерткә авыл шулкадәр ошый, мәдрәсәне тәмамлагач, бирегә килеп төпләнергә карар кыла. Яшь имамның Бөрбашка килеп төпләнүе зур вакыйгага әйләнә – ниһаять, авылда укымышлы кеше барлыкка килә. Алай гына да түгел, ул алтын куллы һөнәр иясе дә була. Бөрбаш авылының 1828 елдан башланган беренче метрикә кенәгәләре Ихсан хәзрәт кулы белән тутырыла. Ул бөрбашлылар күңелендә онытылмас якты истәлекләр калдырып, 1845 елда вафат була. Имамлыкны Ихсан хәзрәтнең икенче улы Мөхәммәди дәвам итә.

1820 елда туган Мөхәммәди Мәчкәрә мәдрәсәсендә укыгач, Бохарага китеп белемен тирәнәйтә. Дин нигезләреннән тыш, күптөрле һөнәрләр дә үзләштергән. Авылда алтын куллы балта остасы булып танылаган. Мө­хәм­мәди хәзрәтнең тирә-як байларының заказлары буенча тарантаслар ясавы, сәгатьләр төзәтүе, бизәкләп-уеп төрле футлярлар ясавы да билгеле. Авыл халкын яңача фикерләргә, тормыш итәргә өйрәтә, алар чын мәгънәсендә тормыш әйдаманнары була, халык ихтирамын казана. Мөхәммәди хәзрәт Бөрбаш авылының имамы булып 55 елдан артык хезмәт итә. Ул чорда махсус мәдрәсә бинасы салына,балаларны укытуга нык игътибар бирелә. Ризаэддин Фәхретдин язмаларында аның 8 ба­ласы булуы теркәлгән: Мөхәммәтгариф, Мөхәммәтсадыйк, Мәфтүха, Фатыйх, Гафифә, Фатыйма, мулла Җәләл, ахунд Йосыф.

Рокыя әбинең олы кызы Гәүһәр апа язып калдырган истә­лек­ләрдә Мөхәммәтгариф мулланың хәрби хезмәттән унтер-офицер булып кайтуы билгеле, Коръән –шәрифне яттан (Коръән –хафиз булуы ), рус телен, дәүләт низамнарын камил белүе әйтелә. Ул авыл кешеләренә дини тәрбия белән бергә, күптөрле һөнәр күнекмәләре биргән. Үзенең йорты чарлагына һәм мәчет түбәсенә үз куллары белән диаметры 60 сантиметрлы булган сәгать ясап куйган. Зур ике герле сәгать авыл халкына төгәл вакытны күрсәтеп торган. Агач бакчасында кояш, яңгыр (барометр) сәгатьләре, мунча белән өй арасында телефон эшләп торган. Тегү-чигү эшләренә дә оста булган, гармуннар да ясаган. Балаларын да эшкә сәләтле итеп үстергән.

  Мөхәммәтгариф мулла җәмәгате Бибифәрдәнә әби белән җиде балага гомер бирәләр. Уртанчылары Рокыя 17 яшендә Шәмәрдәннән 16 чакрымдагы Бөрбаштан Бөкмеш (хәзерге Кызыл Мишә) авылына килен булып төшә.

“Аның белән 27 ел бергә яшәдек. Әткәй Гаттар исемле иде, иртәрәк үлде, 9 ел гына торып калдык. Әнкәй бик акыллы, гыйлем кеше иде, кызлар гимназиясендә укыган. Аның шикелле кеше юктыр дөньяда. Тегә-бәйли, чигә иде, авылның күп кызларын кул эшенә өйрәткән. Үзем дә өч балам тугач кына, читтән торып укытучы белгечлеге алдым. Балаларны әнкәй карады. Аның яхшылыгын әйтеп бетерә торган түгел. Алар биатам белән авыр елларда кушылганнар. Башта икесе дә Кукмара районында укытучы булып эшләгәннәр. 1928 елның апрель аенда, әтисе Касыймулла вафатыннан соң, аның васыяте буенча әткәй укытучылык эшен ташлап, авылга кайтып мулла, йортка хуҗа булырга тиеш була. Ләкин указ алырга өлгерми, өч айдан соң конфискациягә эләгә. Аңа кулак дигән исем тагалар. Өйләреннән куып, бар булган мөлкәтләрен тартып алалар. Шул вакыттан аларга тормышның төрле авырлыкларын кичерергә,  күп күләмдә салым түләргә туры килә. Дин тыелган заман булса да, ислам диненнән тайпылмаган әти-әниләре васыятенә тугры калып, әнкәй яшертен генә абыстайлык эшен алып барган. Ул өлкәнәйгән көннәрендә авылның абыстае вазифасында, авыл халкының хөрмәтлесе булып, 1983 елда 83 яшендә вафат булды.Төп нигезнең җылысын саклап без тормыш иптәшем Тәлгать белән 67 ел бергә гомер кичердек. Аллага шөкер, биш бала тәрбияләп үстердек. 15 оныгым, 22 оныкчыгым бар. Үземнең әни-әти дә шушы авылныкы. Әтием Хәким бик акыллы, гыйлем кеше иде. Сугыштан исән-сау кайтып безне тәрбияләп үстерде,соңыннан мәэзин булып торды. Авылның мөхтәрәм кешесе иде. Әни Маһруйбикә колхозчы булып хезмәт итте”,– ди Зәләфрүз апа 

Мөхәммәтгариф Мөхәммәди улы, Гаттаровлар нәселенең шәҗәрәсен төзүдә әнә шулай 89 яшендәге ветеран укы­ту­чының да өлеше керә. Әлбәттә, Бөрбашның метрикә кенәгәсе, башка тарихи материаллар да зур роль уйный.

Туганлык яшерелгән чорларда

“Мөхәммәтгарифның Мөхәммәтсадыйк исемле бертуганы да булган,–дип дәвам итте Дилбәр Нигъмәтҗанова.–Аның улы Габделхак хәзрәт Әтнә районы Яңа Шашы авылында яшәгән. 1922 елда туган улы Фарук Садыйков 1958-1959 елларда КПССның Саба райкомы беренче секретаре вазифасын башкарган. Хезмәтен ТАССРның партия органнарында дәвам иткән. КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре. Без нәсел агачының әлеге тармагы хакында соңыннан гына белдек. Туганлык бәйләнешләренә табу салынган чорларда Имәнкол нәселе агачының бер ботагына пәрдә эленә. Ул вакытта кеше үзенең муллалар нәселеннән икәнлеген яшергән, туганнар бер-берсенә йөрешмәгәннәр. Әби исән чагында Габделхак хәзрәт Кызыл Мишәгә кайткан булган. Ул Бөрбаш авылы, мәчете тарихы турында күп истәлекләр язып калдырган. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та аннан белем алган”.

Газетада бирелгән шәҗәрәдә Ихсан хәзрәттән тармакланган тагын бер ботак игътибарны җәлеп итә. Ягъни Казанның элеккеге мэры, Болгар ислам академиясенең ректоры, 2019 елдан Татарстан Президентының ярдәмчесе итеп билгеләнгән Камил Шамил улы Исхаковнын нәсел агачы да Исәнкол буынына барып тоташа. Аны бабасы Габдулла Ихсанның кызы Мәргүбәдән туган Бибисәйдәнең улы булган. Үзенә 450 кешенең исемен теркәгән шәҗәрә шуны раслый. Гомумән, әле Гаттаровларның ясыйсы ачышлары байтак.

“Хәзер әни ягыннан шәҗәрә төзү буенча эш башладык, – ди Дилбәр ханым. – Иске Пенәгәр авылы мәчетенең имам-хатыйбы Зыятдин хәзрәт Нәҗметдинов ярдәм итә. Ул безгә Кызыл Мишә авылының архив материаллары буенча аудиоязма җибәрә. Мин аны тыңлап компьютерга күчерәм. Хәзерге көндә әни ягыннан бишенче буын Хөсәенгә барып җиттек. Алга таба аның әтисе, бабасы кем булганын белергә кирәк. Безнең кулда 1730 елдан 1915 елга хәтле булган материал бар. Бирәм дигән  колына чыгарып куяр юлына ди­гәндәй, Гаттар бабайның ике туганы Габдуллаҗанның йор­тын сүткәндә әзер шәҗәрә дә табылды. Ул 1927 елда тө­зеп калдырылган булган. Гаттарның әтисе Әбелкасыйм белән Габдуллаҗанның әтисе Гатаулла бертуганнар. Алар икесе ике мәхәлләдә мулла булып торганнар. Шәҗәрәне Гаттарның энесе Габдрахман төзегән. Күрәсең, аны яшереп куйганнардыр. Чөнки муллаларның милке конфискацияләнсә, шәҗәрәләрне дә алганнар. Без аны татарчага тәрҗемә иттердек. Шулай итеп, нәсел агачлары булдыру безнең нәселдән килә булып чыга. Моннан тыш былтыр зиратта Әбелкасыйм белән Гатаулланың гарәпчә язылган кабер ташлары табылып, ул урыннарга чардуганнар куелды”.

Бөртекләп тупланган энҗеләр Исәнколлар, Хөсәеннәр нә­се­ле дәвамчыларын райондашлары алдында яңа биеклекктә күтәрә, затлы, хөрмәтле итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев