Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Зинһар, ярдәм итегез инде”

Инвалидлар ункөнлеге хәл итәсе мәсьәләләргә төгәллек кертте

Узган атнада “Балкыш” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә традициягә кергән “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү үткәрелде.

Район хакимияте, социаль як­лау, җәмәгать оешмалары, ме­дицина учреждениеләре, то­рак милекчеләре ширкәтлә­ре­­нә хез­мәт күрсәтү үзәге җи­тәк­челәре аерым  категория  граж­дан­нар­ның проб­лемалары турында фикер алыштылар. Чын күңелдән сөйләшүгә инвалид балалар тәрбияләүче аналар, ветераннар чакырылган иде. Баксаң, без үз мәшәкатьләребездә кайнаганда, авыр тормыш вәз­гыятендә калганнарны оны­тып җибәрәбез икән. Бү­генге кыйммәтчелек чо­рында инвалид бала тәрбия­ләүчеләргә яшәве аеруча авыр шул.

“Тумыштан инвалид улыма 17 яшь.  Хәзер ул ябык, ләкин озын буйлы, кечкенә  коляскага утырып йөри  алмый. Зурысын алыр мөмкинлегем юк. Әни дә урын өстендә. Өч баламны ялгыз үстерәм. Өстәвенә бураннан соң Туганлык урамы кардан чистартылмый. Тегендә бер,  монда бер  йорт булгач, техника керми торгандыр инде”, –дип зарын чиште Сабага күченеп кайткан ханым.

Техник тернәкләндерү чараларына килгәндә, пенсия һәм социаль иминият фон­ды­ның Сабадагы клиентлык хез­мәте җитәкчесе урынбасары Фә­ри­дә Якупова аңлатканча, инвалид коляскасы алуда электрон сертификат  ярдәмгә килә ала. Ул “Мир” картасына беркетелгән һәм контракт буенча каралган сумма шуңа күчерелә.  Шунысы бар: акча уртача билгеләнгән  суммадан  чыгып  бирелә һәм ти­ешле үлчәмдәге  коляскага  җит­­мәскә дә мөмкин.

Проблеманы хәл итү өчен тагын бер вариант – Са­бада Теләчедәге кебек тер­нәк­лән­дерү чаралары прокаты пункты ачарга тәкъдим ител­де. Баксаң, районда ки­рәге калмаган коляскалар­ны кая куярга белмичә йө­рүчеләр дә бар икән. Юллар­ны ачуга килгәндә, кар чистарту тех­никасын башта башкалар ярдәменә  мохтаҗлар яшәгән урамнарга җибәрүне графикка  кер­тер­гәдер дигән   фикер әй­телде.

Инвалид балалар тәрбия­ләү­­че аналарны борчыган ур­­­так проблема – районда тер­нәкләндерү үзәге, массаж, дә­валау-физ­куль­тура про­це­ду­ралары үткә­рергә заллар булмавы. Алар моның  өчен Арчага  яки  башка шәһәрләргә йөри. “Болар барысы да урынлы таләпләр. Сорау бирелгән икән, димәк, проблема бар,– диде башкарма комитет аппараты  җитәкчесе Марат Кәримов гозер-үтенечләргә җа­вап биреп.

– Тернәкләндерү үзә­генә  килгәндә, хәзерге  вакытта Завод-Нырты мәктәбе базасы шушы  максатка туры китереп үзгәртелә. Төзелеш тәмамлангач, эш форматлары, үзәкнең  кайсы  ведомствога  караячагы һәм башкалар  өй­рә­неләчәк. Шунда ук балалар­ны  укытып та булмасмы ди­гән  фикер дә бар”. Җитәкче шу­лай ук инвалид булмаган 3 яшькә кадәрге балаларны ир­тә ярдәм индивидуаль програм­масы нигезендә бушлай тернәк­ләндерү буенча бирелгән   сорауга да төгәл җавап булачагына  ышан­дырды.

Гомумән, аналар балалары өчен җанын бирергә дә әзер. Башка төбәкләрдә ин­ва­­­­лид­лар өчен тудырылган уңайлыклар турында да ише­теп-белеп торалар һәм тәкъ­дим­нәрен җиткерәләр. Ватсап аша җибәрелгән сораулар да шуны дәлилли. Әйтик, Татар Ик­шермәсеннән бер ханым Саба­да Балтачтагы кебек инвалид ба­ланың әнисе дә бассейнга тү­ләүсез кертү мөмкинлеге тудырылмасмы дип язган иде. Кыскасы, проблема хәл ителсен өчен аны башта  күтәрергә кирәк. Августтан Шәмәрдәндә медицина психологы эшли башлавы шуңа бер  мисал. “Казаннан  пәнжешәмбе көн­не алып киләбез, илтеп  куябыз. Аңа туганнары  СВОда булган  кешеләр дә  йөри”,– диде хастаханәнең  баш табиб урынбасары Илмира Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев