Язмыш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мәхәббәт – көчле ул...
Беренче мәхәббәтемне мин университетта очраттым. Икебез дә законнар өйрәнәбез. Ул миннән бер курска алдарак укый иде. Бер күрүдә гашыйк итте дә куйды үзенә. Кайсы яклардан икәнен дә, кем булуын да сораганым да, үзенең сөйләгәне дә булмады. Үз-үзен тотышы, сөйләшүе килешле булгач, төшеп калганнардан түгелдер әле дип кенә уйладым. Бер ел очрашкач кына чит бер шәһәрдән килгән бай кешенең улы икәнен белдем. Байлыгына карап чат ябышкан дип уйларга ашыкмагыз. Мин үзем дә бик җитеш, күренекле гаиләдән. Әти-әниемнең гел матур сыйфатларын гына күреп, аларга охшарга тырышып үстем. Байлыкка да артык исем китмәде, чөнки теләгән әйберемнең барысы да булды.
-
Кичер мине, кызым! (Зөләйха Солтанова)
Авылдан шәһәргә килгәндә япь-яшь кыз бала идем. Укырга керә алмадым, эшкә урнаштым. Тимер-бетон заводында арматурачы булып эшләдем. Заводта баш инженер булып Әхнәф исемле ир-ат эшли – яшь булмаса да, төшеп калганнардан түгел. Ә ул миңа бик карт кебек тоелды – кырыктан узган инде.
-
“Эчмә, эш эзлә, әйдә, кредитыңны үзем түләп торам, баегач кайтарырсың әле” дидем, ләкин...
Без ул егет белән банкта таныштык. Мин кредит алу тәртипләре белән танышып чыгып килә идем.
-
«Ир малай алып кайтып бирсәң, сиңа тырнак белән дә чиртмәячәкмен»
Сания мәктәпне тәмамлауга Казанга килеп, шундагы заводларның берсенә эшкә урнаша. Ике ел эшләгәч, хезмәтен ошатмыйча, апасы белән җизнәсе янына Уфага китә, шунда эшкә керергә тели.
-
Рәхимсез тормышта барысы да кабатлана (Кәрим Кара)
Яшьләренә төелеп хатын чыгып китте, ир уртларын чәйнәп өстәл артында утырып калды. Айратның каядыр барып зарланырдай кешесе юк иде. Әти-әнисе гүр ияләре, абыйсына аягы тартмый, җиңгә тиешле кеше торганы белән бер җен. Куалап чыгарырга да күп сорамас. Аннан соң, абыйсына зарланганнан ни файда? Берәр нәрсә үзгәреп китәрме?
-
Гаилә бәхете өчен иремә хыянәт итәргә туры килде... (Зөләйха Солтанова)
Инсаф белән Зәлия өйләнешергә уйлагач та, башта берничә ел бала алып кайтмыйча, үзләре өчен генә яшәп торырга килеште. Чыннан да, уйлап карасаң, башта ныклап аякка басарга, декретта очны-очка ялгап, бармак суырып ятмас өчен акча тупларга кирәк бит.
-
Рәхмәтсез килен (Зөләйха Солтанова)
Әминә ире Нәфкатьнеке кебек гаилә үзен берсүзсез кабул итәр дип, беркайчан да уйламас иде. Әминәләр гаиләсе ярлы гына яшәде, аннан башка тагын ике сеңлесе һәм энесе дә бар. Беркем ярдәм итмәде аларга. «Үзегез тапкансыз, үзегез карап үстерегез. Башта уйларга кирәк иде», – дип кенә әйттеләр.
-
Кеше хәлен кеше белми (Кәрим Кара)
Камилә апасы һәрвакыт горурлыгы булды Саймәнең. Гаиләдә иң олысы иде апасы, аннан соң Гаффар, Гариф исемле абыйлары булды, ә үзе Саймә иң төпчеге иде. Абыйлары мәктәпне көчкә-көчкә ерып чыктылар да колхоз эшенә җигелделәр, армиядән соң ныклап төпләнделәр, гаилә кордылар. Саймә үзе дә әллә кая китә алмады, үз тиңе Ибрайга кияүгә чыкты да торып калды авылда. Үтте гомере шунда.
-
Нахак сүз – иң ачы газап (Гөлнара Хәлимова)
- Күземә күренәсе булма, сөйрәлчек! Бөтен авыл халкы белә бит инде нишләп йөргәнеңне! Чыгып кит! – дигән тавышлар үзәкне өзде. Нарасыен кочкан Алсияне бүген дә йокысыз төн көтә иде. Соңгы арада ире, эштән кайтуга, куып чыгара башлады үзләрен. Өстәлдә көткән җылы ризыгы да, уртак мәхәббәт җимешләре дә, күзенә генә карап торган хатыны да тулы бәхет өчен аз иде...
-
Соңгы тукталыш (Гыйбрәтле язмыш турында)
Өйгә ниндидер борчулы йөз белән кайтып кергән ире Хәйдәрне күргәч, Әнисә бермәлгә коелып төште. Алай да үзен тиз кулга алды, берни сорамады, әйтәсе булса, үзе әйтер дип кенә уйлады. Араларында сер юк, унбиш ел инде Хәйдәр белән бер-берсен күз карашыннан аңлап яшиләр.
-
Сәер мәхәббәт
Әтине ярата һәм жәлли идем, аның белән көннән-көн якынайдым һәм 13 яшемдә аныкы булдым. Шулай итеп әнидән үч алдым.
-
Кем жәлләде икән аны?
Зәринә белән мин мәктәпне тәмамлап Казанга килгәч таныштым. Ул вакытта бу кыз минем туганнан-туган сеңлем белән мәктәпнең унынчы сыйныфында укый иде. Без бик якын дуслар булып киттек.
-
Таш курчакка әйләндерде мине ирем...
Көндәгечә, арып-талып, ике кулга азык-төлек белән шыгрым тулы сумкаларымны күтәреп, кайтып кергән генә идем, ишектә кыңгырау чылтырый. Өске каттагы күршем Алинә икән.
-
Язмыш аларны 40 елдан соң гына очраштыра
Ул елны март буранлы килә. Унысыннан башланган күз ачкысыз буран атна буе тынмый. Районга түгел, күрше авылга бару да олы бер мәшәкатькә әйләнә. Розаның тулгагы сайлау көнне көтмәгәндә башлана.
-
Карында ук гомерләрен өзгән балалар исән балама яшәргә ирек бирми
Әлмәттән Казанга китеп барам. Билетым кулымда. Автобус кузгалырга ике сәгать вакыт бар. Кеше күп җирдә вакыт үткәрергә яратам. Автовокзалны аркылыга-буйга йөреп, буфетка кереп утырып, туңдырма алып ашадым. Вак-төяк сатыла торган буфетта озак кына "күз биеткәннән" соң, сатучының күңеле булсынга, берничә татарча гәзит сатып алып, тышка чыгып, үзара сөйләшеп утырган үземнән беразга яшьрәк ике хатын янындагы буш урынга килеп утырдым.