Авыл хуҗалыгы – икътисадны әйдәүче тармак
Саба районы икътисадында гаять мөһим роль уйнаучы тармак, әлбәттә, авыл хуҗалыгы. 1929-1930 елларда якынча мәгълүматларга караганда, Сабаның үзендә генә дә 20 сәүдәгәр һәм кибет тотучы, 15 савыт-саба ясаучы, 11 көмешче, 8 такта яручы, 5 тире эшкәртүче, 11 тегүче, күпсанда балта осталары, умартачылар булган. Билгеле инде, күпчелек, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән.
Районда колхозлар оештырылган елларда ашлыкны менә шулай урганнар.
Колхозлар район оештырылганчы ук барлыкка килә башлаган. Беренчесе Югары Шытсу авылы янында төзелә һәм Калатау поселогы дип йөртелә. Хуҗалыкны оештыручы Рәшит Шәрифуллин була. Шул ук елны Шмит (Шәмәрдән-Саба юлында урнашкан бу авыл хәзер юк инде) авылында бергәләшеп җир эшкәртү ширкәте төзелә. Шәвәли Мәрданов җитәкләгән “Революция” колхозын Мәскәүдә дә беләләр. Тимерязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясе галимнәре Шмитка килеп, сортлы орлыклар булдырырга булышалар. Хуҗалыкка районга беренчеләрдән булып “Фордзон” тракторы кайта. Районда аерым хужалыкларның күмәкләшүе 1930 елның октябренә туры килә. 1930 елның 1 гыйнварына 1154 хуҗалыктан торган 51 колхоз була. Аларның иң эреләре “Кызыл көрәш” (Саба), “Буденный”, “Маяк” (Кызыл Мишә), “Кызыл сукачы”, “Вахитов” (Иске Икшермә), ”Кызыл Партизан”, “Яңа көч” (Иске Мичән), “Кызыл таң” (Тимершык), ”Пушкин” (Миңгәр), ”Эшчән” (Казанчы Бигәнәй), “Тельман”, “Якты юл” (Шекше), “1 Май” (Түбән Шытсу), ”Яңа тормыш” (Килдебәк), “Алга” (Югары Утар) хуҗалыклары. Авылда тормыш сыйнфый каршылыклар шартларында бара. Колхозга керергә теләмәүчеләргә “кулак” ярлыгы тагыла. 1931 елда районнан 305 кулак гаиләсе сөрелә. 1931 елның 15 гыйнварына Саба районында 1154 хуҗалыкны берләштергән 51 колхоз, ә “Кызыл көрәш” колхозында 140 хуҗалык исәпләнә. Районда 48649 гектар җире булган 6446 хуҗалыкка хезмәт күрсәтергә тиешле машина-трактор станциясе (МТС) 1931 елда төзелә. 1935-1937 елларда колхозларда продукция җитештерү өчен уңайлы шартлар барлыкка килә, техника арта бара. МТСка 8 “Коммунар” тракторы кайта. Механик булып эшләгән Басыйр Вәлиевны хуҗалыкның беренче комбайнчысы дип тә санарга мөмкин. Ул колхозчыларны техника серләренә өйрәтү өчен күп көч куя. Басыйр Вәлиев нормада каралган 12 гектар урынына 17-20 гектар мәйданда ашлык ура. Сугыш елларында “Кызыл көрәш” колхозы фронтны икмәк белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә. 1941 елда хуҗалык икегә бүленә, Каганович исемендәге яңа колхоз барлыкка килә, аңа 123 гаилә керә.
Саба районы “Үзәк” колхозына кайткан беренче машина.1955 ел. Симет авылы.
Идарә структурасына килгәндә, күмәкләшү елларында колхозлар райбашкарма комитетлары каршындагы җир бүлекләренә хисап биргән. 1947 елда алар авыл хуҗалыгы бүлекләре итеп үзгәртелә. 1953 елның апрелендә бүлекләр авыл хуҗалыгы һәм хәзерләүләр идарәләренә әйләнә һәм шул ук елның декабрендә бетерелә. Колхозлар белән җитәкчелек итү МТСларга тапшырыла. 1958 елда идарәне башкарма комитетлар каршында оештырылган авыл хуҗалыгы инспекцияләре үзенә ала. 1961 елда Сабада авыл хуҗалыгы продуктлары сатып алу буенча инспекцияләр оештырыла. Бер ел да үтми, колхоз-совхоз җитештерү район идарәсе һәм, ниһаять, 1962 елда районда авыл хуҗалыгы җитештерү идарәсе булдырыла. Җитәкчесе Хәмзә Хәмидулла улы Галимов була.
Районда сөт җитештерүнең үсеше (тонналарда).
Районның агросәнәгать комплексы хәзерге вакытта 15 авыл хуҗалыгы предприятиесен, “Әхмәтов”, “Мөхәммәтшин” хуҗалыкларын, вак крестьян-фермер хуҗалыкларын, Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесе, сөт комбинатын, орлыкчылык инспекциясен, “Сабыагрохим”, “Сабагро”, “Сельхозснаб”, “Агропромснаб”, “Агроснаб”, “Җитен”, “Агроробот”, “Ремсервис”, “ПМК Мелиорация” җәмгыятьләрен үз эченә ала. Аларда 2600дән артык кеше эшли. Елга уртача 3,9 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелә. Соңгы елларда районда терлекчелек тармагын механикалаштыру буенча киң колачлы эш алып барылды. Чулпыч авылы янында – 2500, Туктар авылында –210 башка исәпләнгән югары технологияле роботлаштырылган терлекчелек комплекслары, заман таләпләренә туры китереп, бозаулар тораклары төзелде, күп кенә объектларга реконструкция ясалды. Быел Сабада 10 мең мөгезле эре терлеккә исәпләнгән терлек азыгы үзәген эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Игенчелектә эшләүче техниканы яңарту да кызу темплар белән алып барыла. Соңгы биш елда районга 31 ашлык һәм терлек азыгы җыю комбайны, 12 автомашина, күпләгән заманча җир эшкәртү техникасы алынды. Энергия белән тәэмин ителеш һәр 100 гектар сөрү җиренә 253,6 ат көче (Республика буенча –171, РФда – 149) тәшкил итә.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре:
- Атлас Миңхәер улы Булатов (1964-1965 еллар)
- Габделхак Мәүлә улы Мәүлин (1965-1973 еллар)
- Миңнехан Галихан улы Нигъмәтҗанов ( 1973-1985 еллар)
- Илдус Йосыф улы Зәйнетдинов (1985-1990 еллар)
- Мәгъсум Вәли улы Галиуллин (1990-1991 еллар)
- Илдус Ислам улы Талипов (1991-1997 еллар)
- Наил Афзал улы Габдерахманов (1997-1999 еллар)
- Гафур Шәйхулла улы Хәсәншин (1999 елның 18 ноябреннән)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев